Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородның татар авылы Грибанда COVID-19 табылган


Моңа кадәр Сергач районың татар авылларында ачыкланган коронавируслы кешеләр Мәскәүдән кайткан булса, Грибан авылында авырган кеше җирле авыл кешесе.

Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Грибанда яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Грибан авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.


Радаев язуынча, авыру короновирусны җиңел кичерә, ул Пилнә авылының хастаханәсендә дәвалана.

Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан. Моңа кадәр Түбән Новгород өлкәсе Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Кучкай Пожары татар авылларында сигез кеше коронавирус йоктырган иде. Хәзер аларның саны тугызга җитте. Вирус йоктырганнарның дүртесе Камка авылында, берешәр очрак Кучкай Пожар, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Грибан авылында.

Моннан тыш, Сергачның үзендә дә дүрт кешенең коронавирус йоктыруы расланган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы ун кешедә COVID-19 расланган.

25 апрель иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә барлыгы 1 214 кешедә коронавирус булуы ачыкланган.

Грибанда барлыгы 500ләп кеше яши. Ул башка зур татар авылларыннан читтәрәк урнашкан.

Русиядә изоляция режимы игълан ителгәч, Мәскәүдән Түбән Новгородның татар авылларны күпләп кешеләр кайткан, алар арасында авылда яшәп, Мәскәүдә эшләп йөрүчеләр дә шактый.

XS
SM
MD
LG