Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай көнендә онлайн мәдәният чаралары артты


Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, Татарстанда "Туган тел" бәйрәме билгеләп үтелә. Коронавирус пандемиясы аркасында быел Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу бәйрәме яңа – онлайн форматта уза.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасының (14:00-20:00) барышын ВКонтакте челтәрендә аның төркемендә һәм Youtube-тагы "TMTV" каналында карап була. Акция онлайн форматка күчсә дә, аның програмы узган еллардагы кебек үк бай һәм эчтәлекле. Башка еллардагыча, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында Казанның тарихи урыннары буйлап узган квест җиңүчеләре игълан ителә. Моннан тыш, чара програмында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар белән репортажлар, яңа татар мәдәниятенә өлеш керткән өчен махсус премия булачак. Чара кысаларында уза торган заманча татар музыкасы фестивалендә Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Лилия Хәйруллина һәм башка җырчылар чыгыш ясый.


Туймазы дәүләт татар драма театры көн дәвамында Габдулла Тукайга багышланган чаралар тәкъдим итә. Гөлназ Латыйпова Тукайның "Шүрәле" әкиятен (13:00) укый, Марсел Мусавиров Тукайга багышланган шигырләр һәм җырлар (14:00) башкара, Динара Гыймадиева Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен (16:00) укый.

Тинчурин исемендәге татар театры да "Тукай көне" дигән бәйрәм програмы әзерләгән. 14:00дә "Җырлы мизгел". Театр артистлары Резедә Сәлахова белән Артем Пискунов Тукайның "Туган авыл" җырын башкара. 17:00дә "Бергә җырлыйк". Тинчурин театры артистлары күмәкләшеп Тукайның "Туган тел" җырын башкара.

Уфаның "Нур" татар театры артисты Мәхмүт Фатыйхов "Нурлы әкият" проекты кысаларында Тукай әкиятләрен (19:00) укый.

Әтнә татар театры да Габдула Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм оештыра. Театрның инстаграм сәхифәсендә көн дәвамында "Тукай-Нонстоп" флешмобы бара. Чара "Тукай бәйрәме" дигән онлайн концерты (20:00) белән тәмамлана. Концерт шулай үк театрның Instagram сәхифәсендә туры эфирда барачак.

Нәҗип Җиһанов исемендәге музей "Нәҗип Җиһанов иҗатында Тукай әсәрләре" дигән концерт програмын тәкъдим итә.

"Татар китабы йорты" көн дәвамында быелгы Тукай премиясе лауреатлары белән элемтәгә кереп, туры эфирда фикер алышу оештыра. Музей шулай үк Тукайның иҗатына һәм тормышына багышланган "Без белгән һәм белмәгән Тукай" исемле онлайн квест оештыра.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры "Җыр булып кайтырмын" спектаклен (15:00) тәкъдим итә.

Уфаның "Башкортостан" дәүләт зур концерт залы татар шагыйре Шәехзада Бабичка багышланган "Бабич" нәфис фильмын (17:00) тәкъдим итә.

Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре (18.00) укуны дәвам итә.

Бүген Камал театры "Җиһанша белән җир әйләнә" дигән яңа проект (19:00) башлап җибәрә. Театр артисты Фәнис Җиһанша туры эфирда дөньяның төрле урыннарында яшәүче татарлар һәм коллегалары белән элемтәгә керәчәк. Әңгәмә вакытында алар яшәгән илдә һәм регионда карантин ничек үтә, Камал театрының онлайн спектакльләрен карыйлармы һәм башка кызыклы сораулар биреләчәк.

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисты Чулпан Габдрәхимова башкорт телендә "Йәшмә" әкиятен (19:00) укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Әкиятләрне (19:00) театр артистлары укый.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен театр артисты Илнар Низамиев укый.


Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – сәнәк" комедиясен, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

XS
SM
MD
LG