Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек Марат Бәшәровны “Татарстанның атказанган артисты” исеменнән мәхрүм итәргә чакыра


Марат Бәшәров
Марат Бәшәров

Марат Бәшәров үз хатыннарын кыйнауны тануы сәбәпле, артистның мактаулы исемнәрен алуны таләп итәләр.

Русиядә танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәровның мактаулы исемнәрен һәм Русия Федерациясе дәүләт бүләген кире алуны таләп иткән петиция чыкты. Документ change.org мәйданында дөнья күрде. Мөрәҗәгать авторы Бәшәровның НТВ каналында барган шоу вакытында “үзенең хатыннарын кыйнавын ачыктан-ачык тануын” әйтә һәм актер мондый мактаулы исемнәргә лаек түгел дип белдерә.

Петициядә әйтелгәнчә, 2014 елда Бәшәров хатыны Екатерина Архарованы “кома дәрәҗәсенә җиткәнче” кыйнаган. 2015 елда Архарова һәм Бәшәров рәсми рәвештә аерылган. Бер елдан артист Елизавета Шевырковага өйләнгән, ә 2018 елның декабрендә Бәшәровның хатынын каты кыйнап, борын сөяген сындырганы билгеле була. Бәшәров һәм Шевыркова 2019 елда аерыла.

Петиция авторы белдергәнчә, Бәшәровның гамәлләре җинаять кодексы маддәләренә туры килә, ләкин чынлыкта актер “үзенең җинаятьләре өчен бер җәза да алмаган”.

Хәзерге вакытта петициягә 6 меңнән артык кеше кул куйган.

Аннан алда Русиядә танылган блогер, җырчы, ТЭФИ бүләге иясе һәм Glamour журналы “Ел хатын-кызы” дип сайлаган Регина Тодоренко ирләре кыйнауда хатын-кызлар үзләре гаепле дип белдергән иде. 23 апрельдә ютубтагы әңгәмәсе вакытында әйтелгән бу фикер җәмәгатьчелекнең көчле ачуын чыгарды. Нәтиҗәдә 25 апрельдә Glamour Тодоренконы мактаулы исеменнән мәхрүм итте.

  • Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә Русиядә 15 мең җинаять кылынган.
  • 2017 елда дәүләт өйдә кыйнауларны җинаять кодексыннан чыгарып, административ тәртип бозу итеп үзгәртте.
  • Хокук яклаучылар Русиядә хатын-кызларны гаиләдә көч кулланудан якларлык канун булмавын белдерә. Җәмәгатьчелек басымы астында Русиянең Федерация шурасы 2019 елның ноябрендә гаиләдә көч куллану турында канунның яңа өлгесен бастырып чыгарды. Анда гаиләдә көч куллануны кисәтү каралган. Турыдан-туры физик көч кулланудан кала, “эзәрлекләү” өчен дә җаваплылыкка тарту күздә тотыла.
  • Канун өлгесен яклап чыгучылар да, аңа каршы төшүчеләр дә булды. Каршылар бу канун гаилә нигезләрен җимерә, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG