Accessibility links

Кайнар хәбәр

Операторларга "Яровая кануннарының" иң чыгымлы өлешен кертүне кичектерергә рөхсәт ителде


Яровая кануннарына" каршы митинг, архив фотосы
Яровая кануннарына" каршы митинг, архив фотосы

Русия элемтә министрлыгы операторларның мәгълүмат саклагычларын зурайтуын бер елга кичектерергә риза булды.

Русия элемтә министрлыгы хөкүмәткә IT һәм элемтә тармакларына ярдәм чаралары турында тәкъдимнәрен җибәргән. Хатта “Яровая кануннары” нигезендә кертелергә тиешле, һәм операторлар өчен иң зур чыгымнарга китерәчәк таләпләрне үтәүне бер елга кичектерергә кирәклеге әйтелә. Документ белән Коммерсантъ танышкан.

Канунга ярашлы, операторлар 2018 елдан башлап биш ел дәвамында мәгълүмат саклагычлары күләмен ел саен 15әр процентка арттырырга тиеш була. Быел операторларга бу таләпне үтәмәскә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, пандемия чорында видео трафигы үсү сәбәпле, ул исәпкә кертелмәячәк диелә. Әгәр операторлар янга калган акчаларын инфраструктураны заманчалаштыруга тотса, аларга ел ахырына кадәр салымнар һәм җыемнар түләүне кичектерү каралган.

Апрельдә Русиянең зур элемтә ширкәтләре “Яровая канунын” үтәүне чикләүне сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Алар мәгълүмат саклагычлар күләмен арттыруны ике елга кичектерүне сорады. Элемтә тармагы вәкилләре белдергәнчә, “Яровая кануннары” ширкәтләрнең һәркайсын 40-50 миллиард сумлык чыгымга китерәчәк.

"Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында сакларга мәҗбүр итә. Канун 2018 елның июлендә гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG