Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВШЭ ректоры: урта сыйныф өчен фәкыйрьлеккә төшү куркынычы зур


Ярослав Кузьминов
Ярослав Кузьминов

Коронавирус тудырган кризис икътисадка зыян салды, шул ук вакытта кешелекне яңа мораль хәрәкәткә этәрде дип белдерә белгеч.

Коронавирус пандемиясе тудырган кризис беренче чиратта урта сыйныфка китереп сукты. Ул фәкыйрьлеккә тәгәрәргә мөмкин. Бу турыда РБКга Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) җитәкчесе Ярослав Кузьминов сөйләгән.

“Җәмгыятьнең барлык катламнарының да керемнәре кимер, ләкин, кереме кимегән байлар баребер бай булып калса, ә ярлылар элеккечә ярлы булса, хәзер төп авырлыкны үзенә ала торган урта сыйныфның ярлылыкка тәгәрәве бик ихтимал” дип сөйләгән эксперт.

ВШЭ фаразларынча, Русиядә эшсезлек 2020 елда 8дән алып 9,5 процентка кадәр булачак. Алдагы елларда да эшсезлек артачак, тагын дүрт елдан соң да бу күрсәткеч кризиска кадәр булган дәрәҗәгә җитә алмаячак.

Шул ук вакытта коронавирус кризисы дөнья илләренең акчага караганда кеше гомере кадерлерәк икәнен күрсәтте дип саный эксперт.

“Без башка чынбарлыкка күчтек, мораль һәм икътисадның бүтән нисбәтенә. Беренче мәртәбә дөнья өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр 3-5 ел озаграк яшәсен өчен үзенең икътисадын туктатты, эчке тулаем җитештерүенең 5-7 процентын югалтуга барды. Мин моны галәмәт зур мораль хәрәкәт дип бәялим” дип аңлаткан Кузьминов.

XS
SM
MD
LG