Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК+ килешүе кысаларында “Татнефть” скважиналарының 40 процентын туктатачак


Русия күләмендә нефть чыгару чикләнү сәбәпле, “Татнефть” кара алтын табышының биштән берен киметә. 

“Татнефть” ширкәте алдагы айларда скважиналарының 40 процентын туктатачак. Гомуми табыш күләме 20 проценка кими. Болар апрель башында ирешелгән ОПЕК+ илләре килешүе нигезендә эшләнә. Бу турыда Төмән нефть-газ форумы вакытында “Татнефть” баш мөдире урынбасары Рөстәм Хәлимов белдергән.

“Нефть чыгаруны 20 процентка диярлек киметү, ә эксплуатация фондына килгәндә, без скважиналарның 40 процентын диярлек туктатырга мәҗбүрбез, һәм бу күрсәткечләрдә чагылмый калмаячак” дигән Хәлимов.

Элегрәк Русия нефть тармагының кайбер вәкилләре скважиналарны туктатканнан соң аларны кире эшләтеп җибәрүе авыр булачак дигән иде. Алар чыгарган нефтьне яндырып бару очсызгарак төшәчәк дигән фикер әйтте.

12 апрельдә ОПЕК+ илләре май һәм июнь айларында нефть чыгаруны тәүлегенә 9,7 миллион мичкәгә киметергә килеште. Бу карарга ярашлы, чикләүләр 2022 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Русия бу килешү кысаларында нефть табышын башка илләрдән күбрәк - тәүлегенә 2,7 миллион мичкәгә киметергә мәҗбүр булачак.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле дөньяда нефть куллану нык кимеде. Экспертлар кара алтын куллану дәрәҗәсе 1995 елдан бирле шулай түбән төшкәне булмавын белдерә

XS
SM
MD
LG