Accessibility links

"Күгәргән икмәк ашаталар, акча юк". Якутиядә вахтада эшләгән ирләр өйләренә кайта алмый


Каршылык чарасы
Каршылык чарасы

Якутиянең Чаянда газ-нефть табу ятмасында узган каршылык чарасында Башкортстан кешеләре дә булган. Азатлык андагы хәлләрне белеште.

Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүчеләр 27 апрель протест белдереп митингка чыкты. Алар яшәү шартларының түзә алмаслык булуына, саклану чаралары юклыкка, авырулар турында мәгълүмат бирелмәүгә зарланды. Җыенда берничә йөз кеше катнашты.

Якутиянең Чаянда ятмасына газ чыгару эшенә вахта ысулы белән Башкортстан, Татарстан кешеләре күп йөри. Башкортстанның Аскын районы Билгеш авылыннан гына анда сигез кеше эшли. Алар әлеге вакытта өйләренә кайта алмый. Күпләрен өйдә 15 апрельдә көткәннәр, әмма коронавирус аркасында алар Якутиядә калырга мәҗбүр булган.

Азатлык әлеге вакытта вахтада эшләгән ирләр белән элемтәгә кереп карады, әмма анда элемтә начар, телефон тотмый. Шул сәбәпле Якутиядән кайта алмаучы ирләрнең хатыннары белән әңгәмә кордык.

Илнара Фәүзетдинованың ире Илфат Шакируллин "ГазАртСтрой" ширкәтендә эшли. Ике ай эшләгәннән соң 15 апрель кайтырга тиеш булган, әмма юллар ябылган. Илнара өйдә өч бала белән утыра. Олысына 10 яшь, кечкенәсенә – 1 яшь 7 ай. Ире ризыкның каты-коты булуына, яшәү урыннары начар булуына һәм алынган анализ нәтиҗәләрен әйтмәүләренә зарланган.

"Ирем шул интернетта таралган видеодагы каршылык чарасы булган җирдә эшли. Газ чыгаруда эшли. 21 февраль китте, ике айдан артты киткәненә. 15 апрель кайтырга тиеш иде, сумкаларын җыеп кайтырга дип юлга чыкканнар иде, аларны кире бордылар. Карантин башлангач, юллар ябылды, очкычлар очмый. Анда рәтле элемтә дә юк, телефон көчкә тоткан урынны эзләп таба да шалтырата.

Бер җирдә сигез ир. Катлы-катлы койкалар куелган, барысы да бер урында өелешеп яталар

Эшләмиләр инде берничә атна. Алар бит "вагончик"та яши. Кысан бер урын инде, йөрерлек тә түгел, бер җирдә сигез ир. Катлы-катлы койкалар куелган, барысы да бер урында өелешеп яталар. Нинди дистанция булсын инде анда? Битлекләр юк, дезинфекция сыекчылары бирелмәгән. Бер бәдрәф, бер мунча. Анысы да пычрак. Барысы да бер урында юыналар. Ашханәдә дә бергәләп ашыйлар. Ашау ягы да начарайган дип сөйләде ирем. Мәсәлән, икмәкләр күгәргән. Ашау ягы гомумән каты-коты гына. Ирем калдык-постык ашаталар дип сөйләде. Ашханәдә савыт-саба яхшылап юылмый. Гигиена-санитар нормалары үтәлми. Вазгыять начар. Аларга да, безгә дә авыр.

Кибетләр ябылган, алар хәтта өстәмә ризык та сатып ала алмыйлар. Соңгы ашау кичке 6да. Аннары төнгә кадәр алар чәй белән булса да тамак ялгап алалар иде. Чәй дә юк, шикәр дә юк, ашарга икмәк тә юк! Ике айга җитәрлек итеп санап бөтен ризыкны алып китә иделәр, хәзер ни үзләре кайта алмыйлар, ни без берни җибәрә алмыйбыз. Аптыраган.

Тест ясадылар аларга. Хәтта ике анализ алганнар, әмма берсенең дә нәтиҗәсен белмибез. Әйтмиләр аларга. Икенче "мазок" алганга 3 көн узды. Алар белмәгәч, без дә берни белмибез. Ирем әйтүенчә, 20 кеше температура белән авырый, аларны, аңлавымча, якындагы хастаханәгә озатканнар. Кем нәрсә белән чирләгәнен әйтмиләр. Коронавирус дип әйтергә дә куркалардыр, вахтачылар тагын урамга чыгудан шүрлиләр дип уйлыйм.

Тест ясадылар аларга. Хәтта ике анализ алганнар, әмма берсенең дә нәтиҗәсен белмибез

Әнә, видеода җитәкчеләр "Без хәл итәбез" диделәр дә ишекне шап итеп яптылар. Ягъни, эшчеләр берни белми, аларга әйтмиләр. Аларның моң-зарына игътибар итүче юк. Эшләмәгәч, акчалары да юк. Ике ай эшләделәр, әмма ирем безгә аны җибәрә алмый, интернет юк. Кибетләр эшләмәгәч, берни сатып ала алмый. Кибеткә барудан файда юк, ризык юк, китермиләр дип аңладым.

Митинг узгач, ике көннән соң кайтарабыз дигән сүз дә булган, әмма ышану авыр. Өченче анализ булмыйча кайтара алмыйлар. Халык күтәрелгәнгә генә шундый сүз ычкындырганнардыр дип уйлыйм. Хәзер бит инде "кайтарабыз" дигән сүзне әллә кайчан сөйлиләр!

Белмим инде ничек яшәргә... Әниләр булыша һәм балага түләнгән "пособие"гә яшибез. Шуның белән шул", дип сөйләде Илнара Азатлыкка.

* * *

Шушы ук авылда яшәүче Зилә Зиннәтуллинаның ире Фәйрүз Зиннәтуллин да Якутиядә вахтадан кайта алмый. Ул Чаяндинның 123нче чакрымында газ чыгару эшендә катнаша. Ул анда 15 февраль киткән, шул ук "изоляция" режимы аркасында кайта алмый.

Алар ничарадан бичара шундый адымга баргандыр. Битлекләре дә юк, берни юк

"18 апрель кайтарабыз дигәннәр иде, әмма кичектерделәр. Хәзер кайчан кайтарачакларын әйтмиләр дә. Элемтә начар, телефон тота торган урынны тапса, үзе шалтырата. Тору урыннары – тулай торак, бер бүлмәдә сигез кеше яши. Ашату начарланды дип әйтте. Ашханәдә барысы да бергә ашыйлар. Нәрсә ашап ятканнарын да төгәл белмим. Без аңа акча да салдык, әмма кибетләр эшләми. Митинг аркасында юллар ябылган, машиналар йөрми дип аңлатты. Алар да ничарадан бичара шундый адымга баргандыр. Битлекләре дә юк, берни юк...

Авыручылар бармы дип сорыйм иремнән, берни белмибез диделәр. Алар, чыннан да, бихәбәр, бүлмәләреннән дә чыгарга ярамый дип аңладым. Тест ясаганнар. Нәтиҗәсе билгесез, тагын эшлиләр дип әйткәннәр. Ике ай эшләде ирем, тулысынча акчаны да түләмәгәннәр. Әле менә эшләмичә бүлмәләрендә яталар. Хезмәт хакы, әлбәттә, түләнми. Анализ көтеп яталар булып чыга. Көне буе телефонда кинофильмнар карыйлар. Очкычка акча юк дигәннәр. Җир җимертеп эшли торган ирләр бит болар! Ничек түзмәк була?

Ирем инде 4 ел буена шушы вахта ысулы белән эшли, андый хәлләр булганы юк иде, ди. Безнең балабыз бар, аңа яшь тә тулмаган. Әниләр белән яшим, алар булыша", диде Зилә.

* * *

Билгеш авылында яшәүче Әнгыймә Шәйбәкованың улы Айдар Шәйбәков та "ГазАртСтрой" ширкәтендә Чаяндин ятмасында бикләнеп калган. Азатлыкка ул 27 апрель булган эшчеләр җыены турында интернеттан гына белдем, улым сөйләмәскә тырыша дип аңлатты.

Көн саен шалтырата, әмма нечкәлекләрен сөйләми, борчыйсы килми

"Айдар авылдагы ирләрдән берничә көнгә соңрак китте. Без аны ике айга дип озаттык. 21 апрель кайтырга тиеш иде. Каты итеп көттек, әмма менә бит кайта алмый. Ике айдан артык узды анда булуына. Көн саен шалтырата ул, әмма нечкәлекләрен сөйләми, борчыйсы килми.

Интернеттан кызым күрсәтте митингны. Айдар да шунда бит. Нәрсә эшләргә дә, ничек ярдәм итәргә дә белмим. Ирем – инвалид, кызым укып кына йөри. "Ашталармы, улым?" дип сорыйм, "Ашаталар инде шунда" дип кенә җавап бирә. Димәк, начар. Миңа гына әйтеп бетерми.

Коронавируска тест ясаганнар, бер атнадан нәтиҗәләре булачак дип алар да, без дә курка-курка көттек. Әмма анализны бутаганнар булып чыкты. Яңадан ясаганнар. Анысының нәтиҗәсе кайчан булыр – белмим. Акчасы бардыр дип ышанам. Менә кибетләр эшләмидер инде, шулай диләр. Безгә ярдәм итә иде Айдар, әмма акча сала алмый, чөнки анда интернет юк. Кайтарсыннар иде инде балаларны, арыды алар", дип сөйләде Әнгыймә Шәйбәкова Азатлыкка.

* * *

"28 апрель иртәнге брифингта Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаев Чаянда ятмасында эшләүче 10,5 мең кешедән анализлар алынуын әйтте", дип яза "Интерфакс". Аларның нәтиҗәләре әле билгесез.

"Газпром" структураларыннан килгән мәгълүматларга күрә, авырулар саны шактый. Безнең таләп белән "Газпром" яңа карарлар кабул итәргә тиеш, аерым алганда, урында ук медицина көчләрен булдыру, кешеләрне алып чыгу, чөнки авырулар һәм сәламәт кешеләрне аеру әле тәмамланмау сәбәпле, кайбер подрядчы оешмалар эшләре тәмамлануга карамастан чыга алмый", диде Николаев.

Хөкүмәт матбугат үзәге барысы да контрольдә дип хәбәр итә. "Хәзерге вакытта урында мобил дәвалау урыны булдырылган, кешеләрне Ямал-Ненец автоном бүлгесенә алып чыгалар. Авыруларның бер өлеше Ленски һәм Якутски хастаханәләрендә дәвалана", диелә хәбәрдә.

Якутия прокуратурасы коронавирус очрагы теркәлгән һәм карантин игълан ителгән Чаянда нефть-газ ятмасында тикшерү башлаган. Бу хакта прокуратура матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү барышында эшчеләрнең хокуклары үтәлүенә, санитар-эпидемиология таләпләре үтәлүгә, эшчеләрнең күпләп авырып китүгә юл куймау өчен чаралар күрелүгә бәя биреләчәк диелә.

Чаянда нефть-газ ятмасы

Русиянең көнчыгышындагы Чаянда нефть-газ ятмасы иң эреләрдән санала. Ул Якутия газ табу үзәген формалаштыручы һәм "Себер көче" газ үткәргеченә ресурс булдыручы санала.

Якутия үзәге беренче чиратта Русия халкын газ белән тәэмин итү өчен булдырылган. Ул 1983 елда Саха республикасының (Якутия) Ленски районында ачылган. "Газпром" мәгълүматларына күрә, анда 1,2 триллион м3 газ һәм 61,6 млн тонна нефть һәм конденсант бар.

2008 елда "Газпром" ширкәте Чаянда нефть-газ ятмасын эшкәртүгә рөхсәт ала. 2014 елда анда сынау рәвешендә нефть, ә 2019 елда газ табу эше башлана.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG