Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хезмәт министрлыгы: эшсезләр саны 6 миллионга җитәргә мөмкин


Хәзер Русиядә 3,7 миллион кеше эшсез, шуларның 950 меңе рәсми теркәлгән.

Росстат мәгълүматынча, 2019 елның мартында Русиядә эшсезлек күрсәткече 4,7 процентка җиткән, эшсезләр саны 3,5 миллион кеше булган. Русия хезмәт министры Антон Котяков коронавирус пандемиясе аркасында эшсезләр саны артып, 5-6 миллион кешегә җитәргә мөмкин дип белдерә.

“Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) әйткән 5-6 миллион кеше турында сөйләгәндә, бу хезмәт министрлыгы үзендә исәпләп чыгарган сценарийларның берсе” дигән Котяков “Россия 24” телеканалы эфирында.

Министр сүзләренчә, Халыкара хезмәт оешмасы методикасы белән санаганда Русиядә 3,7 миллионга якын эшсез кеше бар, шуларның 950 меңгә якыны мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән.

Элегрәк Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) җитәкчесе Ярослав Кузьминов коронавирус пандемиясе кризисы сәбәпле урта сыйныф фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин дип белдергән иде. Университет галимнәре 2020 елда Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе якынча сигез процент булыр дип фаразлый.

Русия Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин исәпләвенчә, вазгыятьнең иң начар вариантында эшсезлек 10 процентка кадәр җитеп, алты миллионнан алып тугыз миллионга кадәр кешегә кагылырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG