Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Татарстанда 55, Башкортстанда 60 яңа очраклары рәсман теркәлгән


Русиядә COVID-19 вирусы тагын 5841 кешедә табылган. Узган тәүлек эчендә 108 кеше үлгән.

Татарстанда COVID-19 диагнозы узган тәүлектә тагын 55 кешегә рәсман куелган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Республикада коронавируслы авырулар саны 752гә җитте. Эпидемия башыннан бирле бер кеше үлде.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы белдергәнчә, яңа ачыкланган авырулар арасыннан 21 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше җиңелчә авырый һәм өендә дәвалана. Дүрт очрак - читтән кайткан, 51 кеше Татарстанда йоктырган.

Казанда – 20, Әлмәт районында – 11, Чаллыда – 5, Буа районында – 4, Тәтеш һәм Түбән Кама районнарында өчәр очрак, Яшел Үзән районында ике, Лениногорски, Саба, Арча, Биектау һәм Аксубай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Башкортстанда 29 апрельгә коронавирус белән авыручы 691 кеше рәсми теркәлгән. Соңгы тәүлектә COVID-19 60 кешедә ачыкланган.

Русиядә узган тәүлектә тагын 5841 кешедә COVID-19 рәсми расланган, 108 кеше үлгән. Илдә авыручылар саны 99 399 кешегә җитте. Барлыгы 972 кеше үлгән, 10 286 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 29 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан752 (+55) 78 (+6) 1 (+1)
Башкортстан 691 (+60) 80 (+0) 14 (+0)
Русия99 399 (+5 841) 10 286 (+1830) 972 (+108)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG