Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Русия коронавируска каршы көрәштә репрессия алымнары куллана


Грозный шәһәрендә
Грозный шәһәрендә

Хокук яклаучылар Русиядә һәм Урта Азия илләрендә җитәкчелек үз халкына карата репрессия һәм көч куллану чаралары кертә дип белдерә.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы COVID-19 пандемиясе вакытында Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә кертелгән чикләү чараларын барлаган. Оешма чыгарган хисапта Русия, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Беларус, Украина, Грузия, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстанда хәлләр торышына күзәтү ясала.

Хокук яклаучылар фикеренчә, бу илләрдә хакимият кеше хокукларын сакламый, һәм пандемия вакытында иҗтимагый фикерне бастыру өчен репрессия алымнары куллана.

Русиядә шундый алымнар арасында коронавирус турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тараткан өчен җинаять эзәрлекләве, Чечняда урамда битлек кимәгән кешеләрне пластик торбалар белән кыйнау очраклары атала. Шулай ук республика җитәкчесе Рамзан Кадыровның карантин бозган өчен “үтерергә кирәк” дигән сүзләре дә китерелә.

Хисапта әйтелгәнчә, коронавирус турында фейк тараткан өчен җинаять эше кузгатулар хакимият тарафыннан пандемиянең зурлыгы һәм сәламәтлек саклау системы проблемнары турында мәгълүмат таралуын тыеп тору өчен кулланылырга мөмкин. “Альянс врачей” профсоюзы җитәкчесе Анастасия Васильеваның хастаханәдә шәхси саклану чаралары булмавын хәбәр иткән өчен эзәрлекләнүе мисал итеп китерелә.

“Төбәктә COVID-19 пандемиясе таралган саен, күп кенә хөкүмәтләргә халыкның сәламәтлеген кайгырту урынына күбрәк башкача уйлаучыларны бастыру мөһимрәк булып тоела ахры” дип белдергән Amnesty International оешмасында Үзәк Азия илләрен өйрәнүче Хеза Макгилл.

Аның сүзләренчә, Русия һәм башка илләр җитәкчелеге пандемияне “кеше хокукларын кысырыклауда чикләнмәгән вәкаләтләр” кебек кабул итә.

XS
SM
MD
LG