Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда фамилияләргә урыс кушымталары өстәүне тыячаклар


Таҗикстан рәсмиләре фамилияләрне “урыслаштыру”дан баш тарту халыкта милли тәңгәллек булдыру өчен кирәк дип белдерә.

Таҗикстанда яңа туган балаларны теркәгәндә аларның фамилияләрен һәм ата исемнәрен (отчество) урыслаштырып язу тыела. Таҗикстан парламентының аскы пулаты шундый канун кабул иткән. Бу турыда Азатлыкның таҗик редакциясе яза.

Яңа туган таҗик балаларын теркәгәндә фамилиясенә -ов, -ова, -ев, -ева кушымчалары ялгау тыела. Атасының исемен күрсәткәндә дә -ович, -овна, -евич, -евна кушымчалары өстәргә ярамый. Бу кагыйдә милли азчылык вәкилләренә кагылмый.

Канун өлгесе турында фикер алышулар вакытында Таҗикстан юстиция министры Мозаффар Ашуриён аңлатканча, бу тыюлар халыкта милли үзбилгеләнү тәрбияләү өчен кертелә. Фамилиясеннән урыс кушымчаларын беренчеләрдән булып илнең президенты алып ташлаган иде. 2007 елда ул исем-фамилисен Эмомали Рахмон дип үзгәртте. Аңа ияреп, түрәләр һәм гади халык та исемнәрен таҗикча терки башлады.

2016 елда Эмомали Рахмон фәрманы белән таҗикларга балаларын урыслаштырылган фамилия белән теркәү тыелган иде. Ләкин халык урыс кушымчаларын куллануны дәвам итә, чөнки таҗикча фамилияләр белән Русиядә эш эзләү авыр була башлаган диелә хәбәрдә.

XS
SM
MD
LG