Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан 70тән артык медицина хезмәткәре үлгән


Русия табиблары интернетта COVID-19 корбаны булган хезмәттәшләре исемлеген алып бара.

Русиядә коронавирус йоктырып 70тән артык медицина хезмәткәре үлгән. Бу турыда Русия фәннәр академиясе җыелышында Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Николай Брико әйткән.

“Күп төбәкләрдә коронавирус белән авыруның күп санлы учаклары бар, алар, беренче чиратта медицина оешмаларында. Вирус йоктырган медицина хезмәткәрләре саны арта, Русия табиблары челтәрдә коронавирус пандемиясе вакытында үлгән коллегаларының исемнәрен дә чыгарган, исемлектә 70тән артык фамилия”, дигән Брико.

Табиб сүзләренчә, Русиядә коронавирус йоктыручылар саны әле һаман үсә бара, ләкин көндәлек артым кими.

“Чагыштырып карасаң, эпидемия башында яңа очраклар 27 процент тирәсе булса, кичә 5,9 процент булды. Тенденция шундый – якын көннәрдә вазгыять борылыш алыр” дигән Брико.

29 апрельгә Русиядә COVID-19 вирусы 99 399 кешедә расланган, 972 кеше үлгән, 10 286 кеше савыккан.

Коронавирус Башкортстанның республика клиник хастаханәсендә дә таралды. Ул 14 көнгә карантинга ябылды. Табибларның да авыруы турында хәбәр ителде, ләкин конкрет саннар әйтелмәде.

Рәсми саннар. 29 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан752 (+55) 78 (+6) 1 (+1)
Башкортстан 691 (+60) 80 (+0) 14 (+0)
Русия99 399 (+5 841) 10 286 (+1830) 972 (+108)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG