Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия медицина уку йортлары студентлары коронавируска каршы көрәшкә җибәреләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Медицина уку йортлары студентлары практиканы коронавируслы авырулар яткан хастаханәләрдә узарга тиеш булачак.

Русиянең мәгариф һәм сәламәтлек саклау министралыкларының уртак фәрманы нигезендә, югары медицина белеме алучы студентлар, аерым алганда, дәвалау эше, педиатрия, профилактика, стоматология бүлегендә укучылар, практика узу өчен, коронавируслы авыруларны кабул итүче хастаханәләргә җибәреләчәк. Бу таләп сәламәтлек күрсәткечләре мондый эшкә туры килмәгән, үзләре коронавирус белән авырган яки авыруда шикләнелгән студентларга кагылмый.

Моның өчен уку йортлары студентларга COVID-19га каршы көрәш белән бәйле минималь таләпләргә туры килерлек укыту уздырырга тиеш.

1 майдан башлап, булачак табиб һәм шәфкать туташлары коронавирус булуы расланган яки шикле саналган авырулар белән эшли башларга тиеш. Аларның мондый эшкә ризалык белдереп, махсус килешүне имзалавы шарт. Фәрман нигезендә практика үтү чорында студент белән хезмәт килешүе төзелә, алар урта медперсонал буларак вакытлыча эшкә урнаштырыла.

Студент пабликларында вуз хакимиятләренең мондый фәрманнарны студентларга ризалык килешүе өлгесе белән берлектә таратуы турында хәбәр ителә. Кайбер өлгеләрдә мондый практика шартларыннан баш тарту мөмкинлеге бөтенләй каралмаган. Шулай ук социаль челтәрләрдә студентлар белем алуның практик өлешен коронавируслы хастаханәләрдә үтү мәҗбүри булмаган очраклар исемлеге дә беркетелгән, дип язалар

Мондый фәрманга нигезләнеп Казан дәүләт медицина университеты 1 майдан 4-6 курс студентларын коронавируслы авырулар яткан хастаханәләргә практика узарга җибәрәчәк. Бу хакта университетның Вконтактедагы рәсми төркемендә әйтелә.

Уку йорты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, студентларның эше университет контролендә башкарылачак. Ул студентлар, укытучылар һәм студентларның ата-аналары өчен махсус видеомөрәҗәгать чыгарды.

Рәсми саннар. 29 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан752 (+55) 78 (+6) 1 (+1)
Башкортстан 691 (+60) 80 (+0) 14 (+0)
Русия99 399 (+5 841) 10 286 (+1830) 972 (+108)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG