Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда карантинда эшләгән социаль оешмалар хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнәчәк


Социаль хезмәткәрләр һәм педагогларга 15әр мең өстәмә каралган. COVID-19 очраклары расланган оешмаларда 25әр мең өстәп түләнәчәк.

Башкортстанда 14 көн карантинда торган социаль оешмалар, балалар йортлары хезмәткәрләре бер тапкыр түләнә торган акчалата өстәмәләр алачак. Бу турыда фәрманны республика җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган.

Түләүләр оешма төренә карап 11, 20 һәм 21 апрельдән башлап исәпләнә. Бу төр ярдәм хезмәт министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, балалар тәүлек буе укый торган интернат-мәктәпләр һәм республика махсуслаштырылган балалалар йорты хезмәткәрләренә кагыла.

Оешма идарәсендә эшләүчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүчеләр 15 мең сум күләмендә түләү алачак. Хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыручылар бишәр мең сум ала. Әгәр социаль оешмада коронавирусның расланган очраклары булса, бөтен хезмәткәрләренә 25әр мең сум түләячәкләр.

Бу түләүләргә 15% район коэффициенты да өстәләчәк.

Хәзер Башкортстанның мәгариф, сәламәтлек саклау һәм хезмәт министрлыклары түләүләр алырга тиешле оешмалар исемлеген төзи, ә республика хөкүмәте бу түләүләрне нинди чыганактан финанслауны ачыкларга тиеш.

Башкортстанда Хәбиров фәрманы белән 20 апрельдән бөтен социаль оешмалар карантинга ябылды. Хезмәт министрлыгы мәгълүматынча, республикада 15 психоневрология интернаты һәм биш картлар йорты эшли.

11 апрельдә Нефтекама шәһәрендәге психоневрология интернаты карантинга ябылды. Анда 12 пациентка кискен респиратор-вируслы инфекция диагнозы куелды.

COVID-19 Башкортстанның 60лап район һәм шәһәрләрендә рәсмән расланган. 29 апрельгә республикада 691 кешедә коронавирус ачыкланган, 14 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG