Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган тәүлектә 7 меңнән артык кешедә коронавирус расланган


Татарстанда тагын 71, Башкортстанда 75 кешедә вирус ачыкланган.

Русиядә узган тәүлектә 7099 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән, 101 кеше үлгән. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

Татарстанда коронавируслы авырулар саны 71 кешегә арткан. Барлыгы 823 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 83 кеше савыккан.

Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы белдергәнчә, яңа очраклардан 28 авыру хастаханәләргә урнаштырылган, 43 кеше җиңелчә авырый һәм өйдә дәвалана. Биш очрак читтән кайткан, 66 очракта чир Татарстанда йоккан.

Башкортстанда 75 яңа очрак, авыручылар саны 766га җитте. 120 кеше савыккан, 14 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 106 498 гә җитте, барлыгы 1073 кеше үлде. 11 619 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 30 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан823 (+71) 83 (+5) 1 (+0)
Башкортстан 766 (+75) 120 (+40) 14 (+0)
Русия106 498 (+7 099) 11 619 (+1 333) 1 073 (+101)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG