Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русиядә яшьләрнең 80 проценттан артыгы сәясәт белән кызыксынмый


Тикшеренү авторлары белдергәнчә, мондый күрсәткеч яшьләрнең күбесе сәясәтнең чынлыкта нәрсә аңлатканын белмәве һәм аларның көндәлек тормышта гамәлләре алар сәясәт дип санаган әйберләрдән ерак торуы сәбәпле килеп чыга.

Русиядә 14-29 яшьлек ватандашларның 19 проценты гына сәясәт белән кызыксына, калганнары сәясәткә битараф. Бу саннарны Германиядәге Фридрих Эберт исемендәге Фонд һәм Русиядәге “Левада” халык фикерен белешү үзәге бергә уздырган сораштыру күрсәткән. Аның нәтиҗәләре турында Ведомости яза.

Яшьләрнең өчтән бере сәяси эшчәнлектә катнашырга әзер түгел. Җиде проценты киләчәктә сәясәт белән шөгыльләнергә теләвен әйткән, бер проценты гына хәзерге вакытта сәясәттә катнашуын белдергән.

Тикшеренү авторлары белдергәнчә, мондый күрсәткеч яшьләрнең күбесе сәясәтнең чынлыкта нәрсә аңлатканын белмәве һәм аларның көндәлек тормышта гамәлләре алар сәясәт дип санаган әйберләрдән ерак торуы сәбәпле килеп чыга.

Яшьләрнең сәяси активлыклары арасында иң киң таралганы – онлайн-петицияләр имзалау (22%) һәм ирекмәннәр хәрәкәтендә катнашу (23%).

Респондентларның 47 проценты “демократия - Русия өчен иң яхшы социаль-сәяси модель” дип белдергән, 71 проценты авторитар алымнар белән идарә итүне, социаль һәм этно-милли проблемнарны хәл итүдә куәт оешмаларын куллануны кабул итә алмавын әйткән.

Шул ук вакытта яшьләрнең күпчелеге “көчле лидер” (65%), һәм күпчелекнең мәнфәгатьләре өчен тырышачак “көчле фирка” (58%) булырга тиеш дип саный.

Тикшеренү күрсәткәнчә, яшьләр дәүләткә һәм аның институтларына нигездә ышанмый. Алар ирекмәннәр хәрәкәтләренә күбрәк ышана (49%), шулай ук илнең гаскәренә (44%) һәм президентка (42%) ышануын әйтә. Социологлар аңлатканча, президентка һәм гаскәргә ышану аларның символик статуслары белән бәйле.

XS
SM
MD
LG