Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльза Мәүлимшина: СтройТЭК "Тихониннар йорты"ннан күптән котылырга тели иде


Җимерелгән “Тихониннар йорты”
Җимерелгән “Тихониннар йорты”

Уфада тарихи биналарны яклаучы "Архзащита" хәрәкәте активисты Эльза Мәүлимшина шәһәрдә "Тихониннар йорты" җимерелү СтройТЭК төзелеш ширкәте файдасына булды ди.

28 апрель Уфаның Коммунистик урамындагы “Тихониннар йорты” дип аталучы тарихи бина җимерелгән иде. Җимерелү сәбәбен көчле җил белән аңлаталар. Чыннан да, соңгы көннәрдә искән көчле җилләр, республиканың кайбер районнарында йорт түбәләрен очырды. Башкала мэриясе хәбәренә караганда, бинаны уратып алган койма төзекләндереләчәк, йортның язмышы якын араларда хәл ителәчәк.

Әлеге иске йорт СтройТЭК төзелеш компаниясе төзегән йортка терәлеп диярлек утыра иде. Ара берничә генә метр. Бина тимер койма белән уратып алынган. Койманың бер ягы йорт җимерелгәндә зыян күргән. ”Архзащита” хәрәкәте активисты, юрист, Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина Азатлыкка бу бина язмышы турында түбәндәгеләрне белдерде:

Эльза Мәүлимшина
Эльза Мәүлимшина

"СтройТЭК төзелеш ширкәте “Тихониннар йорты”ннан күптән котылырга тели иде. Бу алар файдасына булды. Төзелеш ширкәте дәгъвасы белән 2017-2018 елларда әлеге йорт язмышы турында арбитраж һәм район мәхкәмәсендә биш утырыш узганды. Җәмәгатьчелек төзелеш ширкәтеннән археологик экспертиза үткәртүгә һәм саклау тәртипләрен бозган өчен 600 мең сум штрафка тарттыруга ирешкән иде. Башкортстанның мәдәни мирасын саклаучылар уздырган беренче экспертиза саклау тарафдарлары файдасына булган иде, икенче экспертизаны төзелеш ширкәте уздыртты һәм анысы төзүчеләр файдасына карар чыгарды. Шуннан арбитраж мәхкәмәсе мәдәни мирас дигән статусны алу турында карар чыгарды. Ләкин “Тихониннар йорты” мәдәни мирас булган биналар исемлегеннән чыгарылмаган. Шул уңайдан бәхәсләр дәвам итә. Ягъни мәхкәмә бинаны мәдәни мирас исемлегеннән чыгарган, ләкин ул реестрда кала", диде Мәүлимшина.

Икмәк пешерүче Тихониннар нәселе йорты XX гасыр башында төзелгән. Совет чорында ул шәһәр милке булып исәпләнгән. 2015 елда бинаны бушатканнар иде. Ул вакытта ук тузу 70 процент тәшкил итә диелде. Эльза Мәүлимшина бинаның төзекләндерелүе шикле дигән фикердә.

Гурылевлар йорты
Гурылевлар йорты

Соңгы көннәрдә Уфада тагын ике тарихи-мәдәни йортның мәдәни мирас статусы алынды. Алар: башкаланың Гоголь урамындагы Гурылевларның ике йорты һәм Бехтерев урамындагы Шепелевлар йорты. “Архзащита” хәрәкәте активистлары Уфадагы изоляция чорында бу һәм башка тарихи йортлар юкка чыгарылырга мөмкин дип борчыла.

Гурылевлар йорты янындагы Рябининнар йорты узган ел Том Сойер Фест хәрәкәте волонтерлары тарафыннан төзекләндерелде. Алар Гурылевлар йортын да төзекләндереп, иске Уфаның агач йортлары үрнәге буларак сакларга җыеналар иде.

XS
SM
MD
LG