Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия премьер-министрында коронавирус табылган


Русия премьер-министры Михаил Мишустин
Русия премьер-министры Михаил Мишустин

Хөкүмәт башлыгы вазифаларын вакытлыча беренче вице-премьер Андрей Белоусов башкарачак.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус ​йоктыруын белдергән. Бу хакта ул Русия президенты белән видеоконференция барышында әйткән, дип яза Интерфакс.

Мишустин "үзизоляция"гә китүен белдерде, шул вакытта хөкүмәт үз эшен элеккечә дәвам итәчәк, ди ул. Премьер-министр хөкүмәт әгъзалары белән телефон һәм видеоэлемтә аша хәбәрләшергә җыена.

Премьер-министр үз вазифаларын вакытлыча беренче вице-премьер Андрей Белоусовка йөкләргә тәкъдим итте. Владимир Путин әлеге тәкъдимне кабул иткән. Путин шулай ук икътисадка һәм Русия ватандашларына ярдәм планнары премьер-министрдан башка кабул ителмәячәк диде.

30 апрельгә Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 106 498гә җиткән, барлыгы 1073 кеше үлгән, 11 619 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG