Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиянең Кырымда Мәҗлес эшчәнлеген торгызуын таләп итә


ОБСЕ утырышында Украина вәкиле илләрне БМО карарларын үтәмәгән өчен Русиягә басым ясарга чакырды. 

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында (ОБСЕ) узган утырышта Украина вәкиле Евгений Цымбалюк оешмага керүче илләрне Русиягә басым ясарга чакырды. Украина вәкиле Русия үзе аннексияләгән Кырымда кырымтатар халкы Мәҗлесе эшчәнлеген кире кайтару турында БМО карарын үтәргә тиешлеген искәртте дип яза Укринформ.

“2017 елның апрелендә БМОның Халыкара мәхкәмәсе Русиянең “кырымтатар җәмгыятенең үз вәкилиятле институтларын, шул исәптән Мәҗлесне саклап калу мөмкинлегенә чикләүләр куймаска” тиешлеге турында фәрман чыгарды. Хәзергә кадәр бу фәрман Русия тарафыннан аңлы рәвештә читкә кагылып килә. Без ОБСЕ илләрен халыкара хокукны бозуы аркасында Русиягә басым ясарга һәм аны, аерым алганда, БМО фәрманын үтәргә һәм Кырымда кырымтатар халкын кысырыклауны туктатырга мәҗбүр итәргә чакырабыз”, диде Цымбалюк.

Украина илчесе дүрт ел дәвамында Мәҗлеснең барлык төр эшчәнлеге тыелган булуын искәртте.

“Кырым татарларын һәм аларның вәкилиятле органнарын эзәрлекләү системлы рәвештә дәвам итә. Мәҗлесне тыю турында карар кабул итү җирле һәм төбәк мәҗлесләренең 2500гә якын әгъзасын, яки җыелышта катнашкан һәркемне 8 елга кадәр төрмәгә утыртып куярга мөмкинлек бирә”, дигән Цымбалюк.

Аның сүзләренчә, бу тыюлар, кырымтатар халкының сәяси лидерларын, активистларын, журнаистларын, адвокатларын эзәрлекләү белән рәттән, “раса ягыннан кысырыклауның ачык күренеше” булып тора.

2016 елда Кырымның Русиягә буйсынган Югары мәхкәмәсе һәм Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатарларның Мәҗлесен тыю турында хөкем чыгарды. Аны Русиянең бөтенлегенә янауда һәм кешеләрне куркытуда гаепләп, экстремистлык оешмасы дип таныдылар.

Мәҗлес эшчәнлеген тыюны аннексияләнгән Кырымның элеккеге прокуроры Наталья Поклонская башлап йөрде.

2017 елның 19 апрелендә БМОның Халыкара мәхкәмәсе Украина соравы нигезендә Русиягә карата вакытлыча чаралар куллану турында карар кабул итте. Документта Русиягә Кырымда кырымтатар халкы Мәҗлесен тыюны туктату һәм ярымутрауда украина һәм кырымтатар телләрендә укытуны тәэмин итү турында таләпләр куела.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG