Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан икенче кеше үлгән


Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Татарстанда – 71, Башкортстанда 77 яңа очрак рәсмән теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 71 кешегә арткан, бер кеше үлгән. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Үлүче – Алабуга районы кешесе, 1953 елда туган. 18 апрельдә аны Чаллыга хастаханәгә китергәннәр. Ике як үпкәсе шешеп, 25 апрельдән Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында яткан. 30 апрельдә үлеп киткән.

Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 894кә җитте, барлыгы 2 кеше үлгән.

Башкортстанда 77 яңа очрак турында әйтелә. Үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Республикада коронавирус барлыгы 843 кешедә расланган, 14 кеше үлгән.

Узган тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар саны тагын 7933 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 96 кеше үлгән.

Русиядә COVID-19 вирусы 114 431 кешедә теркәлгән, барлыгы 1169 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 01 май 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан894 (+71) 88 (+5) 1 (+0)
Башкортстан 843 (+77) 167 (+47) 14 (+0)
Русия114 431 (+7 933) 13 220 (+1 601) 1 169 (+96)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG