Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар: коронавирус пандемиясе ике ел тирәсе барачак


Алдагы елларда да авыру вакыты-вакыты белән көчәеп китәргә мөмкин.

Дөньяда COVID-19 пандемиясе ике елга якын барачак. Җир шарындагы халыкның өчтән бере иммунитетка ия булмый торып, вирусны йөгәнләп булмаячак. Миннесота Университетының Йогышлы авырулар һәм сәясәтне тикшерү үзәге экспертлары төркеме шундый нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр фикеренчә, яңа коронавирусның авыру билгеләре беленми торган кешеләрдән күчү сәләте аркасында вирусны контроль астына алу авыр булырга мөмкин. Бу яклап яңа вирус моңа кадәр дөньяда пандемияләрнең күпчелегенә сәбәп булган грипптан аерыла дип саный галимнәр.

Документта әйтелгәнчә, кеше үзендә авыру билгеләре килеп чыкканчыга кадәр вирусны башкаларга аеруча каты йоктырырга сәләтле булырга мөмкин.

“Илләрнең хөкүмәтләре коронавирус турында сөйләгәндә аның киләчәктә вакыт-вакыт кире тарала башлавына әзер булуны күздә тотарга тиеш” ди галимнәр.

Алар фикеренчә, хәлләр алга таба берничә төрле юл белән үсеш алырга мөмкин. Беренче юл – җәй дәвамында зур булмаган учаклар кабынып ала, аннары 1-2 ел шулай дәвам итә һәм 2021 елда авыру очраклары әкренләп кими.

Икенче юл – вирус 2020 елның көзе яки кыш айларында тагын да көчлерәк таралып китәргә, 2021 елда бераз кабынып алырга мөмкин.

Өченче юл – 2020 ел язында башланган беренче дулкын әкренләп сүнәчәк, ләкин дулкынны тулысы белән күзаллап булмаячак. Өченче сценарий очрагында чикләү чараларын яңадан кертү таләп ителмәскә дә мөмкин, әмма авыру һәм үлемнәр алга таба да булып торачак дип саный экспертлар.

Хисапның төзүдә Миннесота Университетының Йогышлы авырулар һәм сәясәтне тикшерү үзәге мөдире Майкл Остерхольм, үзәкнең медицина мөдире Кристен Мур, Тулейн Университетыннан сәламәтлек саклау тарихы галиме Джон Барри, Гарвардның иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбе эпидемиологы Марк Липсич һәм башка галимнәр катнашкан.

Рәсми саннар. 01 май 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан894 (+71) 88 (+5) 1 (+0)
Башкортстан 843 (+77) 167 (+47) 14 (+0)
Русия114 431 (+7 933) 13 220 (+1 601) 1 169 (+96)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG