Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын 20 көн эчендә беренче тапкыр халык арасында күренде


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Ким Чен Ынның җитди авыруы турында хәбәрләр булган иде.

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын 20 көн медиада юк булып торганнан соң, беренче тапкыр халык арасында күрсәтелде.

Корея халык демократик республикасының үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, Ким Пхеньян янында ашламалар җитештерү фабрикасындагы тантанада катнашкан. Фотоларда лидер елмаеп тора һәм ярдәмчеләре белән аралаша. Әлеге сурәтләрне "Нордон Синмун" рәсми газеты бастырып чыгарган дип яза Reuters, ләкин аларның чынлыгын тикшерә алмавын искәртә.

Үзәк телеграф агентлыгы мәгълүматынча, Ким Чен Ын белән фабрикага югары даирәдәге түрәләр һәм аның сеңлесе Ким Ё Чжон килгән. Кайбер экспертлар Ким вазифаларын башкара алмаганда ил белән сеңлесе идарә итәргә мөмкин дип фаразлый.

Ким Чен Ынның берничә атна күренми торуын агентлык аңлатмый.

  • Төньяк Корея лидерын соңгы тапкыр 11 апрельдә Хезмәт фиркасе киңәшмәсендә күрсәттеләр. Җыелыш коронавирус инфекциясенә каршы торуга багышланды. Ил чикләре ябылды һәм кырыс изоляция чаралары турында игълан ителде. Ләкин Төньяк Кореядә вирус йоктыру очраклары ачыкланмаган диелде.
  • Ким сәламәтлеге начараюы турында хәбәрләр Төньяк Кореяга нигез салучы бабасы Ким Ир Сенның 15 апрельдә туган көнен бәйрәм итүдә катнашамаганнан соң тарала башлады. Бу көн илдә төп бәйрәм санала. Медиа Ким Чен Ын йөрәгенә операция ясалган дип язды.

XS
SM
MD
LG