Accessibility links

Русиядә коронавирус йоктыруның 9623 яңа очрагы теркәлгән


Соңгы өч тәүлектә Русиядә коронавирус белән авыручылар саны зур саннарга артып килә.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 9623 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу әлеге вакытта иң югары күрсәткеч. Русиядә барлыгы 124 мең кешедә яңа коронавирус ачыкланган. Әлеге саннарны коронавируска каршы көрәш штабы китерә. Рәсми мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә 57 кеше үлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 92 кешедә яңа вирус ачыкланган. Республикада барлыгы 935 кешедә коронавирус расланган. Яңа үлүчеләр турында хәбәр ителми. Моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында рәсми белдерелгән иде.

Башкортстанда коронавирус белән авыручыларның 396сы хастаханәләрдә ята. 175 кешенең хәле уртача авырлыкта, 31енең - авыр диелә. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазында (ИВЛ) 19 кеше ята.

Барлыгы хастаханәләрдән 183 кеше авыру чыккан диелә.

Моннан тыш, соңгы тәүлектә 70 кеше үпкә шешүе белән хастаханәләргә китерелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 66 очрагы турында рәсми хәбәр ителә. Республикада вирус йоктыручылар саны 960ка җитте. 115 кеше терелгән. Моңа кадәр ике кешенең үлеме турында әйтелде.

Рәсми саннар. 02 май 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан960 (+66) 100 (+12) 2 (+1)
Башкортстан 935 (+92) 176 (+9) 14 (+0)
Русия124 054 (+9 623) 15 013 (+1 793) 1 222 (+57)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG