Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергач районының тагын бер татар авылында коронавирус табылган


Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны сигезгә җитте – элегрәк Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары һәм Грибан татар авылларында ун кеше коронавирус йоктырган иде

Түбән Новгород өлкәсенең Анда татар авылында яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Анда авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.

Радаев язуынча, иртәгә Анда авылында дезинфекция эшләрен башкарырга ниятлиләр. Бүген шулай үк Грибан татар авылында дезинфекция эшләре башкарылган. Бу атнаны анда тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган иде.

Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте – Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары, Грибан һәм Анда. Аларда барлыгы 11 кешедә коронавирус рәсми расланган. Радаев хәбәр итүенчә, Камка авылында авырган дүрт кеше дә савыккан. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.

Сергачның үзендә дә 25 кешенең коронавирус йоктыруы расланган. COVID-19 шулай ук Толба авылында яшәүче биш кешедә табылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы 38 кешедә коронавирус расланган. Аларның берсе Түбән Новгород, икесе Пилнә авылы хастаханәсендә дәвалана, берсе авыр хәлдә – үпкәне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырылган.

Анда авылына нигез 1620 елда салынган. Ул Анда җирлегенә караган бердәнбер авыл.

2 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә барлыгы 2 443 кешедә коронавирус булуы ачыкланган, 14 кеше үлгән.

Русиядә изоляция режимы игълан ителгәч, Мәскәүдән Түбән Новгородның татар авылларны күпләп кешеләр кайткан, алар арасында авылда яшәп, Мәскәүдә эшләп йөрүчеләр дә шактый.

XS
SM
MD
LG