Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коронавирустан беренче кешенең үлеме турында белдерелде


Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны меңнән артты. 

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. Аларның күбесе Казанда (34 очрак). Бу хакта оператив штаб хәбәрендә әйтелә.

Шулай итеп, республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 1031 булды. 130 кеше терелгән, өч кеше үлгән.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабын хәбәр итүенчә, Республика клиник хастаханәсендә 3 майда 1944 елгы Казан кешесе үлгән. Ул хастаханәгә 26 апрельдә китерелгән, үпкәләре сәламәт булмаган, йөрәк-кан тамыр системы авырулары булган, астма белән авырган.

Татарстанда коронавирус йоктырган 71 кешенең 19ы хастаханәләрдә ята. Калганнары өйләрендә дәвалана диелә.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 87 кеше COVID-19 йоктырган дип хәбәр итә федераль штаб. Анда да вирус йоктыручылар саны меңнән артып китте - 1022 кеше.

"Бердәм Русия"нең Башкортстандагы башкарма комитеты рәисе Рөстәм Әхмәдинуровта коронавирус ачыкланган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Әхмәдинуровның хәле уртача авырлыкта диелә.

Русиядә соңгы тәүлектә 10 633 яңа очрак рәсми теркәлгән, 58 кеше үлгән. Илдә барлыгы 134 687 кеше коронавирус йоктырган, 1280 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 03 май 10:25

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1031 (+71) 115 (+15) 2 (+0)
Башкортстан 1022 (+87) 183 (+7) 14 (+0)
Русия134 687 (+10 633) 16 639 (+1 626) 1 280 (+58)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG