Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшсез калган шәһәр кешеләрен авылга эшкә чакыралар


Республикада 200 ширкәт хезмәткәрләр туплый, кайберләре бушлай торак һәм ашау тәкъдим итә.

Коронавирус пандемиясе аркасында эшсез һәм акчасыз калган шәһәр кешеләренә Татарстан авылларында эш урыннары тәкъдим ителә. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы “Авылда җәйге мәшгульлек – 2020” дип аталган чара уздыра. Хәзерге вакытта 200 ширкәт 400 дән артык эшче кабул итәргә әзер диелә министрлык хәбәрендә.

Ширкәтләрнең кайберләре эшчеләренә бушлай тору урыны бирергә, ашатырга һәм юл бәясен түләргә әзер. Эшкә 1 айдан алып 6 айга кадәр вакытка урнашырга мөмкин. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмаларына агрономнар, тракторчылар, пешекчеләр, икътисад белгечләре, слесарь, инженер, төзүче, көтүчеләр, булышчы эшчеләр кирәк диелә.

Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарындагы ширкәткә бакча җиләге җыючылар кирәк, кызу эш вакытында хезмәт хакы 40 мең сумга җитә дип белдерә министрлык матбугат хезмәте.

Татарстан хезмәт министрлыгы саннарына караганда, 2020 ел башыннан республикада теркәлгән эшсезләр саны 2,5 мәртәбә арткан һәм 29 апрелгә 28 мең кеше чамасы булган. Бер атна эчендә рәсми теркәлгән эшсезләр саны 10 461 кешегә арткан. Шул ук вакытта республика ширкәтләрендә 35,5 мең эш урыны буш тора.

XS
SM
MD
LG