Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 30 район һәм шәһәр хастаханәләрендә коронавируслы авырулар дәвалана


Кушнаренко районы хастаханәсе
Кушнаренко районы хастаханәсе

Республикада COVID-19 диагнозлы 445 кеше хастаханәдә ята, 34 кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Башкорстанның 30 районы һәм шәһәрендә 43 хастаханәдә COVID-19 диагнозлы авырулар бар. Хәзер республикада коронавируслы 445 авыру стационарда дәвалана. Бу саннарны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

Пациентларның күп өлеше Башкортстан медицина университеты каршындагы хастаханәдә ята. Моннан тыш, 47 авыру Уфаның 5нче санлы шәһәр хастаханәсендә, 42 – Бәләбәй хастаханәсендә, 40 – Нефтекама шәһәр хастаханәсендә, 33 авыру Уфаның 8нче санлы шәһәр хастаханәсендә, 32 авыру РКБда, 31 – республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, 12 – Уфаның Дим района шәһәр хастаханәсендә, 11 авыру Күмертау шәһәре хастаханәсендә дәвалана.

Калган хастаханәләрнең һәркайсында авырулар саны дистәдән ким. 12 хастаханәдә коронавируслы берешәр авыру дәвалана.
34 авыруның хәле авыр дип бәяләнә, 18 пациент үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 113 кешенең хәле уртача. COVID-19 расланган 388 кеше өйләрендә дәвалана.

Сәламәтлек саклау министрлыгы Башкортстанда 86 мең кешегә тест ясалган дип белдерә. Бу республика халкының 1,4 проценты вируска тикшерелгән дигән сүз. Эпедимия башыннан 255 кеше савыгып чыккан.

Башкортстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның тагын 80 очрагы расланды.

Авыручылар саны буенча республика Русиядә унбишенче, COVID-19 диагнозлы авырулар үлеменең рәсми теркәлгән саны буенча сигезенче урында.

XS
SM
MD
LG