Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко сәяси эзәрлекләнүе өчен 5,5 миллион доллар компенсация алган


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко

Украина сәясәтчесе, “Батькивщина” фиркасе һәм парламент фракциясе җитәкчесе Юлия Тимошенко доллар миллионерына әйләнгән.

Украина сәясәтчесе Юлия Тимошенко 24 апрель көнне 148 миллион гривеннан артык керем алган – бу якынча 5,5 миллион доллар тирәсе. Тимошенконың бу турыда мәгълүмат китерелгән декларациясе Коррупцияне булдырмау илкүләм агентлыгы сайтында урнаштырылган.

Керемнең төре “2011-2014 елларда сәяси эзәрлекләүләр сәбәпле китерелгән зыян” дип күрсәтелгән. Бу сумма низагны мәхкәмәгә кадәр җайлау вакытында АКШта алынган диелә. Акчаларны Техас штатында теркәлгән Reid, Collins, Tsai LPP ширкәте күчергән дип күрсәтелә.

2011 елда Юлия Тимошенко 2009 елда Русия белән газ килешүләре корганда вәкаләтләрен арттырып җибәрүдә гаепләнде. Тимошенконы җиде еллык төрмәгә хөкем иттеләр. Шулай ук ул “Нафтогаз”га миллиард ярым гривен түләргә тиеш булды. 2014 елда Евромәйдан вакыйгаларыннан соң Украинаның ул вакыттагы президенты Виктор Янукович илдән качкач кына Тимошенко иреккә чыга алды.

АКШ һәм Европа Берлегендә Тимошенкога карата җинаять эше кузгатуны сәяси нигезле дип бәяләделәр. 2013 елда Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе Тимошенкога каршы җинаять эшендә хокук бозулар булуын таныды.

XS
SM
MD
LG