Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы рәсмән теркәлгән


Русиядә коронавируслы авырулар саны узган тәүлектә 10 102 кешегә арткан. 95 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 91 кешедә COVID-19 ачыкланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

5 майга республикада барлыгы 1208 кешедә коронавирус расланган, шулардан 149ы савыккан. Соңгы тәүлектә үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә яңа вирустан өч кеше үлүе турында әйтелгән иде.

Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанда дүрт кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) җайланмасына тоташтырылган. Яңа ачыкланган авырулар арасыннан 29 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше җиңелчә авырый һәм өендә дәвалана. Ике кеше вирусны читтән йоктырып кайткан, 89 очрак - Татарстанның үзендә йоктырган кешеләр.

Яңа авыруларның 52се Казанда, тугыз очрак Чаллыда, Биектау, Тукай һәм Арча районнарында дүртәр авыру ачыклаган.

Башкортстанда 34 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1136 кешедә расланган, шулардан 255 кеше савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә тагын 10 102 кешедә коронавирус расланган, 95 кеше үлгән.

5 майга Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны - 155 370 кеше, вирус 1451 кешенең гомерен өзгән. 19 865 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 05 май 10:35

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1208 (+91) 149 (+19) 3 (+0)
Башкортстан 1136 (+34) 255 (+70) 14 (+0)
Русия155 370 (+10 102) 19 865 (+1 770) 1 451 (+95)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG