Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсен тәүлек әйләнәсе төзиячәкләр


Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше

Хастаханәне 2020 елның 15 августына төзеп бетерергә ниятлиләр.

Казанның Җиңү проспектында республика йогышлы авырулар хастаханәсе янында төзелә башлаган яңа хастаханә киләсе атнадан тәүлек әйләнә төзелә башлаячак. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергән. Галимова сүзләренчә, 5 майда төзелешне президент Рөстәм Миңнеханов карап кайткан.

Хәзер хастаханәнә төзелешендә ике сменалап 180 кеше хезмәт куя. Киләсе атнадан эшләр көндез генә түгел, төнлә дә дәвам итәчәк.
Яңа бинада медицина ярдәме зурларга да, балаларга да күрсәтелә алачак. Бинаның гомуми мәйданы 15 мең дүрткел метр. Ул 234 койка-урынга исәпләнгән, кирәк булса урыннар саны 504кә кадәр арттырыла ала.

Рөстәм Миңнеханов бинаны вакытында тапшырырга, медицина җиһазларын хәзер үк ала башларга кушкан.

Төзелеш 2020 елның 15 августына тәмамланыр дип көтелә.

Татарстан төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте 29 апрельдә хәбәр иткәнчә, яңа корпус төзелеше 1,6 миллиард сумга төшәчәк, шуның 400 миллионга якын өлеше җиһазлар алуга тотылачак. Хастаханәне төзүгә федераль үзәктән акча бирелмәячәк.

Хәзер Татарстанда COVID-19 авыруларын дәвалау өчен республиканың 26 хастаханәсендә 3049 урын бүленгән. 1485 урын үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җайланмасы белән тәэмин ителгән дигән саннар китерә РБК.

XS
SM
MD
LG