Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коронавирус турында күпләп фейк таратучы төбәкләр исемлегенә кергән


Яңа вирус турында ялган хәбәрләр Кырымда, Татарстанда, Мәскәүдә, Петербурда, Кавказ төбәкләрендә күп тарала ди “Имин интернет лигасы” иҗтимагый оешмасы.

Татарстан ялган хәбәрләр чыгару ягыннан республика Русия төбәкләре арасында беренче урыннарда. Бу турыда “Имин интернет лигасы” иҗтимагый оешмасы мөдире Екатерина Мизулина “Россия 24” эфирында сөйләгән дип яза “Бизнес-онлайн”.

Мизулина сүзләренә караганда, оешма активистлары 3710 фейк хәбәр ачыклаган. Аларның таралуын туктату өчен активистлар социаль челтәрләр һәм мессенджерлар идарәсенә шикаятьләр язганнар.

“Материалларның бер өлеше хокук саклау оешмаларына тапшырылды. Хәзерге вакытта бу фейк хәбәрләрнең 13 процентка якыны интернеттан алып куелган яки томаланган”, дигән Мизулина.

Дистәдән артык очракта фейк таратучыга каршы җинаять эше кузгатылган.

Ул ялган хәбәрләр күп тарала торган төбәкләр арасында Татарстанны да атаган. Шулай ук Кырым, Мәскәү, Петербур, Әстерхан өлкәсендә, Төньяк Кавказ республикаларының берничәсендә фейк мәгълүматны актив тараталар дигән Мизулина.

Ул хәзерге вакытта иң киң таралган фейкларны мисал итеп китергән. Шуларның берсе - имеш, Русиядә коронавируска каршы көрәш дип алдап кешеләрнең эчке әгъзаларын алып, сатуга җибәрәләр. Шулай ук “боралаклар ярдәмендә халыкка зәхмәт таратыла” дигән уйдырма да яшәп килә. Татарстанда “боралаклар белән урамнарга дезинфекция уздырачаклар” дигән хәбәр таралган булган.

Мизулина белдергәнчә, хәзер республикада сыерларның ачтан күпләп үлүе хакында “фейк” тарала.

Татарстанда март аенда Түбән Камада яшәүче хатын-кыз фейк тараткан өчен 30 мең сумлык штрафка тартылды. Ул шәһәр ике атнага карантинга ябыла, азык-төлек алып калыгыз дигән хәбәр тараткан диелде.

XS
SM
MD
LG