Accessibility links

Кайнар хәбәр

Леонид Рошаль: халыкка киңкүләм ярдәм күрсәтергә без әзер түгел


Балалар табибы Леонид Рошаль
Балалар табибы Леонид Рошаль

Танылган табиб Русиядә медицина оешмаларының кимүе һәм хезмәткәрләр саны кыскартылуы аркасында коронавирус эпидемиясенә әзерлек түбән булды дип белдергән.

Русиядә төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында авыруларның хастаханәләргә күпләп китерелү ихтималы 2019 елның июнендә Гомумрусия иҗтимагый фонды (ОНФ) нигезендә узган ябык киңәшмәдә каралган. Киңәшмәдә катнашучылар Русия сәламәтлек саклау системы “халыкка киңкүләм ярдәм күрсәтергә әзер түгел” дигән карарга килгән. Моның сәбәпләре, шул исәптән, Русиядә оптимизация кысаларында медицина оешмаларының кимүе һәм хезмәткәрләр саны кыскартылуы да дип күрсәтелгән. Бу турыда Коммерсантка Илкүләм медицина пулаты президенты, кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты башлыгы Леонид Рошаль сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, ОНФ ул вакытта башкарма хакимият оешмаларына медицина оешмаларының матди-техник нигезен әзерләргә, хезмәткәрләр тәэминәтен яхшыртырга киңәш биргән, шулай ук авырулар күпләп китерелгән очракта алар өчен урыннар саны җитәрлек булуын тәэмин итү кирәклеген әйткән.

“Бу киңәшмә әлеге проблемны Русиядә беренче тапкыр иҗтимагый яссылыкта күтәреп чыгу булды. Әгәр без моны эшләп өлгергән булсак, хәзер җиңелрәк булыр иде. Өлгермәдек. Без бу очрашуны ябык тәртиптә уздырдык, ә чынлыкта мөгаен бөтен көчкә сөрән салырга кирәк булгандыр”, дигән Рошаль.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, 2018 елда илнең 55 төбәгендә табиблар саны кимегән.

Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге Росстат саннарына таянып исәпләп чыгарганча, 2000 елдан 2015 ел аралыгында Русиядә хастаханәләр саны ике тапкыр кимегән - 10,7 меңнән 5,4 меңгә калган. Поликлиникалар саны 12,7 проценка кимегән (18,6 мең калган). Белгечләр ел саен якынча 353 хастаханә ябыла дип санап чыгарган, һәм шундый тизлек сакланса, 2021-2022 елларга илдә медицина оешмалары саны 3 меңгә калачак, бу Русия империясендә 1913 елда булган сан, дип язган иде РБК.

XS
SM
MD
LG