Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан дүртенче кеше үлүе хәбәр ителде


Узган тәүлектә республикада 100дән артык кешедә COVID-19 расланган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус 102 кешедә ачыкланган. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Республикада COVID-19 барлыгы 1310 кешедә расланган, шулардан 184 кеше савыккан (узган тәүлектә 20 кеше).

Татарстанның корнавируска каршы көрән оператив штабы мәгълүматынча, Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп республикада яңа вирустан барлыгы дүрт кеше үлүе турында рәсми әйтелде.

Үлүче 1969 елгы Чаллы кешесе. 21 апрельдә ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә “коронавируслы үпкә кабаруы” диагнозы белән китерелгән. 25 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. 5 майда авыруның гомере өзелгән.

Медиа язуынча ул Чаллыда 5нче санлы хастахәнәсенең Теш казналыгы һәм бит сөяге хирургиясе бүлеге мөдире Дмитрий Смородинов булган.

Бүген Татарстан хастаханәләрендә 395 кеше COVID-19 вирусыннан дәвалана, 4 кеше ИВЛ җайланмасы астында ята.

Яңа очракларның берсе генә читтән кайткан, калганнары Татарстанның үзендә йоккан. 75 очрак Казанда теркәлгән.

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 24 кешегә арткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә республикада 14 кеше коронавирустан үлгән иде. Хәзер Башкортстанда COVID-19 вирусы 1160 кешедә расланган, 259 кеше савыккан.

Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә расланган, 86 кеше үлгән. COVID-19 барлыгы 165 929 кешедә ачыкланган, 1537 кеше үлгән, 21 327 кеше савыккан.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG