Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский Татарстанда җыелган азык-төлек ярдәмен башка төбәкләргә таратырга тәкъдим итә


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Йөк машинасы барып җитә алган барлык төбәкләргә дә җибәрергә кирәк, Татарстан белән чикләнмәскә дип саный сәясәтче.

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Татарстанда җыелган азык-төлек тупланмаларын Русиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә кирәк дип белдерә. Бу турыда ул үзенең рәсми Telegram-каналында язган.

“Татариядә эпидемия чорында мохтаҗлар өчен азык-төлек тупланмалары җыялар. 50 мең тоннага якын ярдәм җыйганнар. Ләкин, бәлки, аны бу республика кешеләренә генә түгел, ә Русиянең шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булырга ихтимал күрше төбәкләренә дә җибәрү мәслихәттер?” дип язган сәясәтче.

Жириновский фикеренчә, төбәкләрнең чикләре аз керемле кешеләргә ризык китерүдә чикләүләр тудырмака тиеш.

“Алайса шулай да килеп чыгарга мөмкин: Казанга, мәсәлән, 200 километр, ә күрше төбәкнең берәр шәһәре яки бистәсенә бер-ике километр гына, ләкин аларга бер нәрсә дә тәтемәячәк, чөнки бөтен йөкне еракка алып китәчәкләр, ярдәмне бары Татарстан кешеләре арасында гына тарату өчен. Минемчә, фура барып җитә алган бөтенесенә дә җибәрергә кирәк, республика чикләренә карамаска”, дигән Жириновский.

Интернет кулланучылар бу тәкъдимгә җавап итеп “Ә башка төбәкләр үзләренең кешеләренә бер нәрсә дә бүлеп бирә алмыймы?” дип язган.
Татарстанда коронавирус эпидемиясе вакытында республика програмы нигезендә 55 меңнән артык кеше азык-төлек белән ярдәм алачак. Ризык тупланмалары иң мохтаҗ кешеләргә җибәрелә.

2019 елның сентябрендә ЛДПР җитәкчесе Жириновский “Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез” дигән өндәү белән чыккан иде. Аның бу сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады.

XS
SM
MD
LG