Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook Русия белән бәйле йөзгә якын cәхифәне бетергән


“Ярамаган активлык” күрсәтүче сәхифәләр һәм аккаунтлар Русия, Донбасс, Кырымдагы кешеләр һәм оешмалар белән бәйле.

Facebook ширкәте социаль челтәрләрдә кагыйдә бозучы гамәлләре сәбәпле кулланучыларның йөзләрчә сәхифәсен бетергән. Бу турыда ширкәтнең 2020 елның апрель ае хисабында әйтелә.

Сайтлардан бетерелгән аккаунтлар арасында Русия белән бәйлеләре дә бар. Моннан тыш, Instagram-да ике төркем һәм бер аккаунт бетерелгән.

Facebook экспертлары ачыклаганча, социаль челтәр кагыйдәләрен бозучылар урнаштырган материаллар берничә илдәге кулланучыларга адресланган. Хисап авторлары әлеге ярамаган активлык Русиядә, Донбасстагы кешеләр белән һәм Кырымдагы ике оешма - NewsFront һәм SouthFront белән бәйләнгән дип белдерә.

Русиянең ТАСС агентлыгы Facebook хисабындагы саннарның дөреслеккә туры килүенә шик белдергән. Агентлык язганча, Facebook “үзе китергән мәгълүматның дәлилләрен китерми, шулай ук нәкъ менә шул сәхифә һәм аккаунтларның социаль челтәр кагыйдәләрен бозуын да җентекләп аңлатмый”.

Facebook хисабында башка илләр белән бәйле сәхифәләр һәм аккаунтларның да бетерелгәне турында әйтелә. Атап әйткәндә, Иран, АКШ, Грузия, Мавритания һәм Мьянмадагы кулланучылар белән бәйле сәхифәләр сайтлардан алып куелган. Апрель аенда Facebook-та барлыгы 732 аккаунт, Instagram-да 162 аккаунт, 793 сәхифә һәм 200 төркем бетерелгән.

XS
SM
MD
LG