Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләренә медиа һәм социаль челтәрләргә мәгълүмат чыгару тыелды


Хәрбиләргә хәрби хезмәт турында медиаларда һәм социаль челтәрләрдә сөйләргә ярамый, шулай ук кайбер очракларда гаджетлар куллану тыела.

Русия хәрби көчләре Дисциплинар низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде. Алар хәрбиләрнең Русия гаскәрләрендә эшчәнлеге турында мәгълүматны яшерүне күздә тота. Документка үзгәрешләр кертү хакында фәрманга Русия президенты Владимир Путин кул куйган.

Аерым алгана, хәрбиләргә гаскәрдәге хезмәтләре турында медиа һәм социаль челтәрләрдә сөйләргә ярамый. Шулай ук сугыш гамәлләре вакытында, нарядлар үтәгәндә хәрбиләргә телефон, планшет һәм башка җайланмалар йөртү дә тыела, чөнки бу җайланмалар аша геолокация турында мәгълүмат, фото һәм видео материаллар читкә тапшырылырга мөмкин.

Хәрбиләргә шулай ук хәрби хезмәттән киткәннәрнең һәм аларның гаилә әгъзалары турында мәгълүмат бирү, шул исәптән аларның кайда булуын ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмат чыгару да тыела.

2019 елның мартында Путин фәрманы белән Русия хәрбиләренә кайсы ведомствода хезмәт итүләре, нинди вазифалар башкарулары турында мәгълүматны, фото, видео материаллар, геолокация мәгълүматын медиа һәм социаль челтәрләргә чыгару тыелды.

XS
SM
MD
LG