7 май радио көненә багышлап яңа татарча радио эшли башлады. Ул үзен “Китап” милли радиосы” дип таныта. Аны әлегә мобиль әсбабларда гына тыңлап була. Соңрак интернетта сайт аша һәм Казанда 98,6 FM ешлыгында тыңларга мөмкин булачак. Радио тәүлек буе эшләячәк диелә.
Радио мөхәррирләре белдергәнчә, аның эчтәлеге башка татар радиоларыннан аерыла. Музыкадан кала, анда әдәби әсәрләр дә яңгыраячак.
“Радиобызның төп үзенчәлеге – халкыбыз арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү” диелә “Китап”радиосы тасвирламасында.
“Китап” дулкыннарында халыкка якын, һәр бәйрәмдә, һәр табында еш яңгырый торган милли моңнар урын алган. Бу – һәр кешегә балачактан таныш, башлыча ретро яңгыраштагы халык көйләре, халыкчан моңнар, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек исемнәре тарихта булган милләт йолдызлары белән беррәттән, бүгенге сәхнәнең сәләтле вәкилләре башкаруында яңа, заманча яңгырашта тыңлаучы күңеленә юллана” дип белдерә оештыручылар.
Радионың баш мөхәррире - Алмаз Миргаязов. Ул элегрәк "Татар радиосын" җитәкләгән иде. Аның сүзләренчә, ел ахырына җырлар яңгыратуны һәм әдәби әсәрләр укуны 50:50 нисбәтенә җиткереләчәк. Әлегә әдәби әсәрләр укылышы 25-30 проценттан артмый.
2019 елның сентябрендә Росокомнадзорда узган ешлык бүлү бәйгесендә "Китап" радиосы җиңеп чыккан иде.
Казанда соңгы тапкыр татар телле радио өчен лицензия 2011 елда "Тәртип FM"га бирелде, ләкин ул да 2017 елда ябылды.