Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов Кырымда курорт сезоны булмас дип фаразлады


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Коронавирус эпидемиясе тынычланган очракта эчке туризм эшләргә мөмкин дип белдерә республика җитәкчесе.

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда быел курорт сезоны булмас дигән фикер белдерде. Бу турыда ул 7 майда корнавируска каршы оператив көрәш штабында әйтте.

“Курорт сезоны, дөресен әйткәндә, булыр кебек түгел. Әгәр ярымутрауда хәлләр имин булса, эчке туризм гына булыр. Без үзебезнең програмны булдырабыз, әзерләнәбез, ләкин моңа Роспотребнадзор ягыннан нигез булырга тиеш”, дигән Аксенов.

Узган тәүлектә Кырымда коронавирус йоктыруның 8 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы 168 кешедә COVID-19 расланган, шуларның 22се чит илдән кергән, 17се күрше Русиядән алып киленгән. 41 кеше савыккан, бер кеше үлгән.

Акъярда 106 кеше яңа вирус белән зарарланган, ике кеше үлгән.
25 мартта Аксенов Кырымга апрель аенда турислар килүен арттырмаска йөкләмә бирде.

1 апрельдән Кырымга Керич күпере аша килүчеләр вируска тикшерелеп кертелә башлады. Аннан алда Акъяр чикләренә дә блокпостлар куелды.

XS
SM
MD
LG