Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарман районы башкарма комитеты рәисе үле килеш табылган


Әлфис Мөхәммәтгәрәев
Әлфис Мөхәммәтгәрәев

Сарман районы башкарма комитеты рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев Иске Әлмәт авылы янындагы урманда үле килеш табылган.

Район хакимиятенең матбугат хезмәте “БИЗНЕС Online”га бу мәгълүматны раслаган.

Мөхәммәтгәрәев үз-үзен үтергән дип фаразлана. Үлем сәбәпләре әлегә билгесез.

Районның башкарма комитетын 2018 елдан бирле җитәкләгән Әлфис Мөхәммәтгәрәевкә 51 яшь булган.

Тикшерү комитеты бу хәлне тикшерүгә керешкән.

XS
SM
MD
LG