Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстанда эшләүче төрек ширкәтләре ике республика хастаханәләренә ярдәм итә


Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан журналистлары белән матбугат очрашуында
Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан журналистлары белән матбугат очрашуында

Татарстан һәм Башкортстанда эшләүче төрек ширкәтләре коронавируска каршы көрәшү өчен республиклардагы хастаханәләргә медицина кирәк-яраклары җыйган. 6 миллион сумлык ярдәм киләсе сишәмбе ике республиканың җиде хастаханәсенә илтеп тапшырылачак.

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы координациясе белән Татарстан һәм Башкортстанда эшләүче төрек ширкәтләре ике република хастаханәләренә коронавируска каршы көрәш максатыннан 6 миллион сумлык медицина кирәк-яраклары җыйган.

Бу хакта Төркиянең Казан башконсулы Исмәт Эрикан консуллык бинасында узган матбугат очрашуында журналистларга белдерде.

Татарстан һәм Башкортстандагы төрек ширкәтләре ике республика хастаханәләренә ярдәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Аның сүзләренчә, төрек ширкәтләре үз теләкләре белән коронавирус пандемиясе чорында Татарстан һәм Башкортстан халкына ярдәм итергә булган.

“Татарстан безнең дә өебез. Ул безнең ватандашларыбызның да өе. Без яши торган туфракларда берәр проблем бар икән без моңа игътибар итергә тиешбез. Монда яшәгән төрекләр кайчандыр авыр хәлдә калган вакытта Татарстан җитәкчелеге безгә ярдәм иткән булса, бүген инде авыр хәлдә булган Татарстан халкына без үзебез ярдәм итергә булдык”, диде.

Баш консуллык ярдәм оештырыр алдыннан башта ике республиканың да сәламәтлек саклау министрлыклары белән элемтәгә кергән. Кайсы хастаханәләрнең коронавирус белән көрәштә беренче планда булуларын билгеләгән.

Бу хастаханәләрнең җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырып, кайсы медицина әйберләренә ихтыяҗ булуны ачыклаган.

“Нәтиҗәдә без һәм төрек ширкәтләре Татарстанда Республика клиник хастаханәсенә, 7нче санлы шәһәр хастаханәсенә, 1нче санлы балалар клиник хастаханәсенә, Алабуга үзәк хастаханәсенә, Чаллыдагы инфекция хастаханәсенә, Башкортстандагы 4нче санлы Уфа шәһәр хастаханәсенә һәм Уфа балалар шәһәр хастаханәсенә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итергә булдык”, дип белдерде Исмәт Эрикан.

Җыелган ярдәмне күбесенчә битлекләр, коронавирус йоктырган авыруларны дәвалаучы табиблар өчен кирәкле булган киемнәр, һигиена әйберләре тәшкил иткән. Бу әйберләрнең барысы да җирле ширкәтләрдән сатып алынган.

Алар киләсе сишәмбе баш консуллык хезмәткәрләре билгеләнгән хастаханәләргә илтеп тапшырачак.

Баш консул Исмәт Эрикан чыгышының ахырында Төркиядәге коронавирус чиренә кагылышлы мәгълүмат та биреп үтте.

“Төркиядә беренче коронаввирус очрагы быелның 10 мартында ачыкланды. Шул көннән алып 7 майга кадәр илдә 1 миллион 250 мең коронавирус тесты ясалды. Нәтиҗәдә 130 мең авыру булуы ачыкланды. 3500 ватандашыбыз вафат булды.

Соңгы көннәрдә вазгыять гаять яхшырды. Кичә мисал өчен 2200 генә яңа очрак ачыкланды, терелүчеләр саны исә 5 мең кеше булды.

Һәр көнне бу чирдән терелгән авырулар саны, яңа чир йоктырган кешеләр саныннан ике тапкырга артык. Әкренләп кайбер шәһәрләрдә тормыш элекке хәленә кайта башлады”, дип белдерде ул.

Баш консул Исмәт Эрикан Төркиядә коронавирус пандемиясына кагылышлы вазгыять шушындый рәвештә яхшыруга таба барса эчке туризм секторының Ураза бәйрәменнән соң эшли башлаячагын көтүләрен җиткерде.

XS
SM
MD
LG