Accessibility links

Башкортстанның Тәтешле районы идарәсе һәм хастаханәсендә коронавирус табылган


Тәтешле районы идарәсе һәм үзәк район хастаханәсенең идарә өлеше коронавируслы авырулар табылу сәбәпле карантинга ябылган.

Башкортстанның Тәтешле районы идарәсендә бер хезмәткәрдә COVID-19 расланган. Хәзер район идарәсе хезмәткәрләре үзизоляциягә җибәрелгән. Шул ук вакытта район үзәк хастаханәсендә дә коронавирус йоктыру очрагы расланган, хастаханәнең идарә өлеше шулай ук карантинга ябылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте.

“Кызганычка каршы, Тәтешле районында, шул исәптән, район идарәсендә, коронавирус белән чирләү фактларын раслыйм. Ныклы дәлилләр булмыйча мәгълүматны чыгармый тордык. Бүгенге көндә район идарәсе карантинда, шулай ук карантин тәртибенә Үзәк район хастаханәсенең идарә корпусы да күчерелде”, дип язган Гәрәев.

Аның сүзләренчә, район идарәсе һәм хастаханә идарәсе коронавируска каршы бергә көрәшә, шуңа күрә зараралану очраклары икесендә дә бар.

“Хәзер авыруларны ачыклауда актив эш алып барыла. Бүгенге вакытта безнең иң мөһим бурычыбыз – зәхмәтнең алга таба таралуын туктату”, дип язган Гәрәев.

Башкортстанда 7 майга 1 243 кешедә коронавирус расланды, соңгы тәүлектә 83 яңа авыру ачыкланды. 289 кеше савыккан, барлыгы 14 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG