Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан бишенче кешенең үлеме турында хәбәр ителә


Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Татарстанда тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 83 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада хәзер 1498 кешедә COVID-19 расланган, 288 кеше савыккан (узган тәүлектә 44 кеше). Үлем очраклары турында Русия штабы рәсми хәбәр итми. Алдагы көннәрдә дүрт кешенең үлеме рәсми расланган иде. Ләкин Татарстан штабы 5 майда 1938 елгы ирнең коронавирустан үлүе турында белдерә. Ул Түбән Кама районыннан булган. 1 майда хастаханәгә китерелә, 4 майда үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырыла. Ирнең моңа кадәр берничә авыруы, шул исәптән шикәр чире булган диелә.

Башкортстанда коронавирусның яңа 89 очрагы расланган. Ресупбликада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте. 397 кеше хастаханәләрдә ята, аларның 26сы авыр хәлдә.

Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 188 мең кеше яңа төр вирус йоктырган, 1723 авыру үлгән.

Роспотребнадзор мәгълүматына караганда, узган көндә 184 мең тест уздырылган. 292 мең кеше медицина күзәтүендә.

Рәсми саннар. 08 май 10:30

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1 498 (+83) 228 (+44) 4 (+0)
Башкортстан 1 332 (+89) 361 (+72) 14 (+0)
Русия187 859 (+10 699) 26 608 (+2 805) 1 723 (+98)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG