Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә имам Габдрахман Наумовны сак астында тоту вакытын озайтты


Габдрахман (Альберт) Наумов
Габдрахман (Альберт) Наумов

43 яшьлек имам, “Әл-Әзһар” университетын тәмамлаган ислам белгече, дүрт бала атасы Габдрахман Наумов тагын өч айга тикшерү изоляторында кала.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән Казандагы “Әл-Иман” мәчетенең элеккеге имамы, ислам дине белгече Габдрахман (Альберт) Наумов 16 августка кадәр сак астында калачак. Бу турыда Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка хәбәр итте.

Мәкхкәмә адвокатның Наумовны яклаган дәлилләрен кире каккан. “Без голәмә шурасыннан, Русия ислам университетыннан сыйфатламалар китердек, дүрт баласының туу турында таныклыгын, аның гаиләсен тәэмин итеп торучы бердәнбер кеше икәне турында белешмә бирдек. Без Наумовны тикшерү изоляторында тоту гадел түгел дип саныйбыз, ул читкә китмәү шарты белән иректә калырга, һич югы өй сагында тотылырга мөмкин иде”, диде адвокат. Ул сак астында калдыру карарына апелляция биреләчәген белдерде.

Нәгыев сүзләренчә, Габдрахман Наумовны күпсанлы ислам дине әһелләре яклап чыккан, Русия голәмә шурасы рәисе Шамил Әләүтдинов хәзрәтне яклап Русия президенты Владимир Путин исеменә хат язган. Бу документларны адвокатлар шулай ук мәхкәмәгә тапшырган.

ФСБ Габдрахман Наумовны март ахырында тоткарлаган иде. Ул Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган “Нурчылар” оешмасы бүлеген җитәкләүдә шикләнелә.

Шамил Әләүтдинов umma.ru инстаграм битендә чыгыш ясаганда Габдрахман Наумов нахакка гаепләнә дип сөйләде. “Габдрахман Наумов элеке cовет киңлегендә иң көчле белгечләрнең берсе”, диде Әләүтдинов һәм бүгенге Русиядә ислам дине әһелләрен эзәрлекләүне 30 еллар репрессияләре белән чагыштырды.

XS
SM
MD
LG