Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун илнең тышкы эшләр министрлары: 1945 ел мае Европаның бер өлешенә генә ирек алып килде


Холокост корбаннары мемориалы, Будапешт
Холокост корбаннары мемориалы, Будапешт

Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Балтиянең берничә иле һәм АКШ тышкы эшләр министрлары Икенче дөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан уртак белдерү белән чыкты.

Ун ил министры кул куйган мөрәҗәгатьтә 1945 елның май аенда сугыш тәмамланса да, кайбер илләр озак еллар узгач кына азатлык алды диелә.

“Без бөтен корбаннар һәм наци Германиясен җиңү, Холокостка чик кую өчен көрәшкән бөтен солдатлар өлешен югары бәялибез” диелгән документта.

Авторлар шулай ук Европаның үзәк һәм көнчыгыш өлеше 50 елга якын вакыт дәвамында коммунистик режимнар хакимияте астында калуын искәртә. Бу елларда Советлар Берлеге үзенең хәрби куәте һәм идеология контролен күп илләргә карата кулланды диелә мөрәҗәгатьтә.

Күп дистә еллар Европа кешеләре үз гомерләрен корбан итеп, иреккә омтылды диелә. 1956 елда Маҗарстандагы вакыйгалар, “Хартия-77” эшчәнлеге һәм Чехословакиядә 1989 ел вакыйгалары, Берлин дивары җимерелү Европада ирек һәм демократия торгызылуга хәлиткеч өлеш кертте ди авторлар.

“Без бүген бергәләп көчле һәм азат, кеше хокуклары, демократия һәм хокук өстенлек алган Европа төзибез. Без бу принципларны тормышка ашырырга теләгән һәркем белән сөйләшүгә әзер”, диелгән белдерүдә.

Министрлар ассызыклаганча, халыкара иминлек, тотрыклылык һәм тынычлык халыкара хокук нормаларын үтәүне, шул исәптән барлык дәүләтләрнең суверенлыгын һәм бөтенлеген саклауны таләп итә. Авторлар халыкара җәмәгатьчелекне йогынты өлкәләренә бүлү концепциясеннән баш тартырга һәм бөтен суверен милләтләрнең тигезлеге принципларын үтәргә чакырган.

Белдерүне Болгария, Чехия, Эстония, Маҗарстан, Латвия, Литва, Польша, Румыния, Словакия һәм АКШ тышкы эшләр министрлары имзалаган.

8 май Көнбатыш илләрендә Фашизмнан азат итү көне билгеләнә.

XS
SM
MD
LG