Татарстанда рәсман теркәлгән 88 авыручының 18е хастаханәгә салынган, 70е өйдә дәвалана.
Хәзер Татарстанда барлыгы 1586 кешедә COVID-19 расланган, 340 кеше савыккан. Рәсми төстә шулай ук биш кешенең үлеме расланды. Тагын биш авыру үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган.
Башкортстандагы коронавирус йоктырганнар саны соңгы тәүлектә 84 кешегә арткан, гомум сан шулай итеп 1416 булды. Бер үлүче дә бар, алар саны 15кә җитте. Болар барысы да рәсми саннар.
Русиядә тагын 10 817 кешедә коронавирус ачыкланган, 104 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле яңа төр вирусны илдә барлыгы 198 676 мең кеше йоктырган, 1827 авыру үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы китерә.
Рәсми саннар. 09 май 10:45
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Татарстан | 1 586 (+88) | 340 (+112) | 5 (+1) |
Башкортстан | 1 416 (+84) | 409 (+48) | 15 (+1) |
Русия | 198 676 (+10 817) | 31 916 (+5 308) | 1 827 (+104) |