Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Уфада Русия байракларын тәрәзәләргә элү өчен бушлай тараталар


Казанның Совет районы йортында урнаштырылган байраклар
Казанның Совет районы йортында урнаштырылган байраклар

Бу эш белән шәһәр хакимияте вәкилләре шөгыльләнә. Алар чара "Русия байраклары" кысаларында узуын әйтә. Социаль челтәрләрдә ни өчен Татарстан байрагын таратмаулары белән кызыксынучылар бар.

ичә Казанның "Салават күпере" микрорайнында яшәүчеләр чатында хәбәр тараттылар, анда район администрациясе халыкка үз балконнарында урнаштырыр өчен Русия байракларын алып киләчәк, дип хәбәр ителде.

Шул ук вакытта байракны ничек урнаштырырга кирәклеге турында аңлатма да бирелә - "ак төс сул яктан булырга тиеш" диелгән.

"Департамент башлыгы күзәтеп, байракларны ничек дөрес эләргә икәнен аңлатырга сорады!" - диелә хәбәрдә. Департамент башлыгы дигәндә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары идарәсе җитәкчесе Ирина Бочкова күздә тотыла.

Бер подъездга 5 байрак бирелә.

Бочкова үзе Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының рәсми инстаграм-аккаунтында "Русия байраклары" ("Флаги России") бөтенрусия акциясе кысаларында күпфатирлы йортлар, социаль оешмалар һәм икътисадый объектлар бизәлә, ә акция үзе Русия халкының берләшүен күрсәтергә тиеш", дип язды.

Инстаграмда "rafael1000kazan" исемле кулланучының "Ни өчен Татарстан байракларын да таратмыйлар" дигән соравына, район хакимияте әләмнәр биналарда "Русия байраклары" акциясе кысаларында урнаштырыла дип җавап бирде.

Уфада да халык үз торак йортларындагы балконнарга яки тәрзәләргә бердәмлек йөзеннән байраклар яки Георгий тасмаларын эләргә тиешлеге әйтелде. Башкаланың үзәк урамнарындагы кайбер йортларга барлыгы 1300 Русия байрагы эленде.

XS
SM
MD
LG