Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артистлар абзар чистарта, битлек тегә, мунча яга һәм бәлеш сала


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан бишенче атна изоляциядә утыра. Бөтен тормыш онлайнга күчте. Танылган артистлар онлайн концертлар бирә. Тик кайберләренә бу гына җитми, өйдә утырган арада алар төрле шөгыльләр белән үз күңелләрен күрә. Ремонт ясый, ихаталарында виртуаль сәяхәтләр оештыра, мунча яга, чәй эчә, ашарга пешерә.

Азатлык артистларның изоляция көннәрендә ниләр белән мәшгуль булуын барлады.

Җырчы Фирдүс Тямаев өендә ремонт ясый. "Югалды дип уйламагыз – башта эш, аннан концерт" дип юата ул фанатларын. Моннан тыш Фирдүс "Ярдәм янәшә" програмы кысаларында Норлатта мохтаҗларга ризык тарата.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов көн саен үз ихатасы буйлап экскурсия уздыра. Тамашачы җырчының өендәге бер бүлмәсендә мәчет, тавык кетәклеге, сарык абзары барлыгын белде. Артист хәтта кечкенә генә зоопарк та булдырган: анда тиеннәр, тәва кошы, Яшка кушаматлы ишәк яши. Салават кытай токымлы әтәч тә тота икән. Ләкин соңгы вакыйгалар сәбәпле әтәчкә көн беткән. "Шундый яраткан идем үзен коронавируска хәтле. Хәзер күрәсем дә килми. Бар, чыгып кит моннан" дип куа аны Салават.

Җырчы Раяз Фасыйхов та өй эшләре белән мәшгуль. Урманда каен ботакларын җыеп, эскәмия ясаган. "Эскәмия дә ясый беләбез икән, рәхмәт самоизоляция" дип язып куйган ул.

Раяз шулай үк башка артистлар белән Хәния Фәрхинең истәлегенә "Әлдермешкә кайтам әле" җырын җырлап Раил Нуриев оештырган флешмобта катнашкан. Флешмобта шулай үк Алсу Әбелханова, Гүзәл Идрисова, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Сиринә Зәйнетдинова, Азат һәм Алсу Фазлыевалар, Чулпан Юсупова, Илназ Бах, Илназ Сафиуллин, Илсөя Бәдретдинова, ИлСаф, Айдар Галимов катнаша.

Уфада яшәп иҗат итүче Татарстанның халык артисты Айдар Галимов өйдә утырганда Тукайны укый, оныгы Сафияне биетә, бакчасын тәртипкә китерә.

Айдар шулай ук "кулларны юабыз" дигән популяр флешмобта катнашта. "Уфаны коткарабыз: өйдә утырабыз һәм кулларны юабыз" дип язып куйган ул. Роликта шулай ук аяксыз калган хоккейчы, популяр блогер Рөстәм Нәбиев һәм татар блогеры Гүзәл Шәрәфетдинова да төшкән.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова битлекләр тегеп, аларны авылдашларына бушка тарата һәм аллергиядән интегә.

Скрипкачы Динә Закирова көне-төне ашарга пешерә, рецептлары белән бүлешә.

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова көн аралаш онлайн концертлар биреп утыра. Концертлар арасында тиз генә ашарга пешереп ала.

Гүзәл Уразова төрле лайфхаклар белән бүлешә. Мәсәлән, ул целлофан капчыкларны тәртипләп төреп кую ысулын күрсәтә. "Бәлки кирәге чыгар! Тик торганчы сезнең белән уртаклашыйм әле" ди Гүзәл.

Гүзәлнең ире, җырчы Илдар Хәкимов ачык һавада ашарга пешерә.

Татар һәм башкорт эстрадасының популяр артисты Элвин Грей үз фанатларын өйдә калырга чакыра. "Дуслар, эшләр чыннан да җитди. Әйдәгез бөтенебез дә бераз өйдә торыйк" дип язган ул.

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова өен җыештыра һәм мунча керә. "Мунчадан соң чыгам да, йоклыйм мин! Бернәрсәгә хәл калмый" дигән ул һәм язылучыларына "кара мунча"ның ни икәнен аңлаткан.

Җырчы Алсу Әбелханова да хуш исле майлар сибеп, каен себеркесе пешереп, мунча яга. Мунча кермәгән арада ашарга пешерә, шаяртып кына яңа клиплар төшерә һәм бөтен дөньяга сибелгән татарларны берләштереп, флешмоблар оештыра.

Артист Данир Сабиров хатыны белән авыл йомыркаларын тактага тезеп, шашка уйнап утыра. "Авыл күкәйләре vs шәһәр йомыркалары. Сез кайсысы яклы?" дигән сорау куя артист. Хатыны Миләүшә бәлеш салган арада татар кызларының уңганлыгын мактап ала.

Алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны туган көне белән котлап, токмач кисә. Тәҗрибәсе юклыктан, шаярып кына берничә тапкыр кулын да кисә. "Гомеремдә беренче тапкыр токмач бастым, мактый-мактый ашарсың инде, яме" ди ул хатынына.

Ләйсән Гыймаева үзе дә "50 еллап инде өйдә утырабыз, бәйрәмнәрне онлайн уздырабыз…" дигән юмореска төшереп, урнаштырган. "Туган көннәр, бәйрәмнәрне онлайн уздырабыз... Эх, коронавирус. Туган көнем бик шәп уз" дигән ул.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова авылда балалары белән бакча утырта һәм ашарга пешерә. "Кем нишли, без эшлибез" дип язып куйган ул. Җырчы шулай ук яңа җырын да тәкъдим итә.

Җырчы Илназ Гарипов халыкны өйдә утырырга өндәп җыр чыгарган.

Фольклорчы-галим Геннадий Макаров борынгы төрки музыка уен кораллары ясый. "Үзизоляцияләнүдә" дип язып куйган ул.

Җырчы Алсу Фазлыева авылда өй юа һәм абзар чистарта. "Карантин! Өйдә утырыгыз!" диләр. Юююк, ишетмәдек" дип язып куйган.

Алып баручы Айсылу Лерон дөньякүләм уза торган флешмобка кушылып, улы Нуриханны Тукай образында сүрәтләгән. "Дөньякүләм челленджга без дә кушылабыз. Карантин вакытында, белүегезчә, танылган картиналарны кабатлау хәрәкәте популярлашып китте. Күңелле һәм файдалы флешмоб. Нурихан белән рәссам Казаковның "Бәләкәй Тукай" картинасын кабатларга тырыштык! Ни диярсез?" дип сорау бирә ул язылучыларына.

Җырчы Филүс Каһиров Казан урамнарын сагынып, изоляция бетүен өзелеп көтә. "Эх... Бу яман чирләр тизрәк юкка чыгып, гадәти тормышыбызга кайтып, Казан урамнарыннан, иркен сулап, бер үтәсе иде" дип язып куйган ул һәм Казан Кирмәне буйлап йөргән видеотезмәсен чыгарган.

Казан филармониясе артистлары "чәй эчү" флешмобын оештырды.

Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова ире Артем Пискунов белән җыр җырлыйлар. "Без җитди дә була беләбез" дип язып куйган Резеда.

Татарстан җыр һәм бию дәүләт ансамбле артистлары онлайн сабантуй оештырды. Артистларның һәркайсы үз фатирында Сабантуй уеннарының яки ярышларының берсен башкарып күрсәтте. Шаян ролик ансамбльнең Youtube каналында чыкты.

Камал театры артистлары популяр флешмобка кушылып, сабын түгел, чәй өләшә. Төрле үләннәр һәм җимешләр белән төнәтелгән "Камал чәе" коронавирустан вакцинага тиң дип шаярта алар.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев рәсем төшерә һәм бакчасын чистарта.

Кариев исемендәге татар яшьләре театры артистлары төрле лайфхаклар белән уртаклаша.

Уфаның "Нур" татар театры артистлары карантин вакытында волонтер булып эшли һәм ашарга пешерә.

XS
SM
MD
LG