Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлүе хәбәр ителә


Узган тәүлектә республикада тагын 90 кешедә COVID-19 расланган.

Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлеме турында хәбәр ителә. Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматынча, 1950 елгы Алабуга районы кешесе үлгән. 13 апрельдән ул Тукай районы үзәк хастаханәсендә яткан, 30 апрельдә Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 9 майда пациент COVID-19 китереп чыгарган ике яклы үпкә шешүеннән үлгән диелә.

11 майга Татарстанда яңа вирус йоктыручылар саны барлыгы 1761 кеше, узган тәүлектә COVID-19 тагын 90 кешедә расланган. Барлыгы 475 кеше савыккан.

Яңа очракларның 39ы Казанда, 18 очрак – Чаллыда. Апас, Чүпрәле, Түбән Кама районнарында бишәр очрак теркәлгән.

33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өендә дәвалана. Яңа ачыкланган авыруларның зур өлеше (40 кеше) 30 дан алып 50 яшькәчә.

Русиядә 11 майга COVID-19 вирусы 221 344 кешедә расланган, барлыгы 2009 кеше үлгән, 39 801 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 11 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 761 (+90) 460 (+100) 5 (+0)
Башкортстан 1 567 (+76) 435 (+0) 15 (+0)
Русия221 344 (+11 656) 39 801 (+5 495) 2 009 (+94)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG