Accessibility links

Казанда тагын бер хастаханә COVID-19 авыруларын дәвалый башлаган


больница №119, где оказывают помощь пациентам с коронавирусной инфекцией
больница №119, где оказывают помощь пациентам с коронавирусной инфекцией

Сугышлар ветераннары һоспитале 10 майдан COVID-19 диагнозлы авыруларны кабул итә.

Казанның Исаев урамында урнашкан сугышлар ветераннарын дәвалаучы һоспиталь коронавируслы авырулар өчен эшли башлаган. Бу турыда шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы – Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер һоспитальдә COVID-19 диагнозы булган 31 кеше дәвалана.

Һоспитальдә коронавируслы авырулар өчен 100 урын, 30 реанимация урыны җиһазланган. Хастаханәдә булган пациентлар Казанның бүтән медицина оешмаларына күчерелгән дип яза “Бизнес-онлайн” республика сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.

Апрель ахырында Казанның Җиңү проспектындагы республика йогышлы авырулар хастаханәсе янында тагын бер бина төзелә башлады. Ул 234 урынга исәпләнгән, кирәк булса урыннар саны 504кә кадәр арттырыла ала. Объект Татарстан хисабына төзелә, ул 1,6 миллиард сумга төшәчәк диелә. Яңа хастаханәне 2020 елның 15 авустына төзеп бетерергә ниятлиләр.

Рәсми саннар. 11 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 761 (+90) 460 (+100) 5 (+0)
Башкортстан 1 567 (+76) 435 (+0) 15 (+0)
Русия221 344 (+11 656) 39 801 (+5 495) 2 009 (+94)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG