Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста карантин кертелмәсә дә, халык өйдә калырга тырыша


Мински урамында
Мински урамында

Беларуста карантин кертелмәде. Хакимият коронавирус эпидемиясен танымый. Илдә бернинди чикләүләр юк. Хәтта Җиңү бәйрәме көнендә парад оештырылды. Азатлык Минскида яшәүче Гөлсинә Шәрипова белән илдәге вазгыять турында сөйләште.

Беларус президенты Александр Лукашенко ил коронавируска каршы көрәшү өчен үз юлын сайлады диде. Илдә карантин, изоляция кертелмәде, чикләр дә ачык кала. Лукашенко ябылудан икътисадка зур зыян килә дип аңлатты. "Пневмония китәчәк, ә икмәк һәрвакыт кирәк", диде ул.

Пандемия белән килеп туган хәлне Лукашенко "психоз" дип атый. Ул даими рәвештә Беларуста коронавирустан беркем үлмәде һәм үлмәячәк дип тәкърарлап килә. Аның сүзләренчә, кешеләр коронавирустан түгел, ә башка чирләрдән үлә. Әмма илдә коронавирус белән авыручылар артып тора. 12 майга анда 25 меңләп кешедә коронавирус рәсми теркәлгән.

Илдә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны бик түбән. Шул ук вакытта үлгән медицина хезмәткәрләре саны башка илләр белән чагыштырганда югары. Азатлыкның беларус хезмәте санап чыгаруынча, Беларуста коронавирустан үлгән һәр унынчы кеше – медицина хезмәткәре. Бу Италия белән чагыштырганда 15, АКШ белән чагыштырганда 30 тапкырга күбрәк.

Рәсми саннарга караганда, 12 майга үлүчеләр саны 142 булган. Ачык мәгълүматлар һәм туганнары сөйләгәннәреннән чыгып, медицина хезмәткәрләреннән ким дигәндә 11 кеше үлгән. Хакимият коронавирустан үлгән кешеләрнең һәрберсенең үлемгә китергән башка чире булган дисә дә, үлгәннәрнең туганнары моның белән килешми.

Минскида яшәүче "Чишмә" татар оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Шәрипова Азатлыкка әйтүенчә, башта халык карантин кертелмәүгә канәгатьсез булса да, хәзер президент гамәлләрен дөрес дип санаучылар арта. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

— Беларуста коронавирус белән авыручы турында беренче булып февраль азагында хәбәр иттеләр. Шуннан күбесенең кәефе төште һәм мөмкинлеге булганнар өйдән эшләүгә күчте.

— Беларус хакимияте карантин, изоляциядән баш тарткач, халык ничек өйдән эшләүгә күчә алды?

Гөлсинә Шәрипова
Гөлсинә Шәрипова

— 1 апрельдән балаларны мәктәпкә йөртмәскә рөхсәт ителә. Өйдән укыйлар, чөнки кешеләрнең йөртәселәре килми.

Теләгәннәр өйдән эшли. Кайберләре елга бер каралган ялларын ала, икенчеләре үз хисапларына ял ала. Мин дә мартта куркып бер атна өйдә утырдым, икенче атнаны да алмакчы идем, әмма хисапчы булып эшләгәч мондый мөмкинлегем булмады. Шулкадәр курыктым, хәтта депрессия башланды. Әмма аннары бер көнне озак итеп догалар тыңладым да тынычландым. Айнып киттем. Хәзер эшкә йөрим.

Безнең җитәкчебез бик яхшы. Ул физик дистанция булсын өчен безгә эшкә чиратлап чыгарга рөхсәт итә. Бүлмәдә өч кеше эшлибез һәм һәр көнне бер кеше эшкә килә, калганнары өйдән эшли.

— Димәк, президент карары булмаса да, мөмкин булганнар изоляциядә өйдә кала?

— Эшкә бармыйча ярамый инде. Шуңа күпләр үз кануни ялларын ала. Аның каравы бездә Русиядәге кебек халыкны мыскыл итү юк. Анда бит урамга чыгучыларны штрафка тарталар, полиция артларыннан куып йөрде. Бу бит психик басым дигән сүз.

— Сез эшкә йөрим, дидегез. Эпидемия чорында урамда халык кимедеме?

— Җәмәгать транспортында кеше аз йөри. Эштән троллейбуста кайтканда санаулы кешеләр генә була.

— Халык үз хисабына ял алырга мәҗбүр булгач, хакимияткә ачулы түгелме?

— Юк. Шул өч тиенлек оппозиционерлар бар инде. Алар гел булды. Каршы чыгалар. Лукашенко бит паникадан кеше күбрәк чирли диде. Бездә кешене куркытмау сәясәте тора. Халыкның кәефе әйбәт. Алар киресенчә үзләрен тәртипкә өйрәттеләр. Кибетләргә дә күпләп йөрмиләр. Бу шәһәр халкы турында әйтәм. Авылда халык башка төрле инде. Безнең авылда дачабыз бар. Анда яшәүчеләр, эчкән кешеләрне авыру алмый, дип кенә җибәрәләр.

Мартта карантин кертелсен дип мин дә петиция имзалаган идем. Аннары Русиядән урамга чыгучыларны җәберләү видеоларын күрә башлагач, безнең сайлау мөмкинлеге бар дип сөендем. Мәскәү, Петербур белән чагыштырганда бездә кеше урамда әзрәк йөри.

Татар апа-абыйларыбыз бик саклана, чыгып йөрми. Ризыкларны балалары гына китереп китә. Ул яктан бик тәртиплеләр.

— Урамда кешеләр битлекләрдә йөриме?

— Мин марттан бирле битлек белән йөрим. Ул вакытта андыйлар юк дәрәҗәсендә иде, хәзер инде шактый кеше йөри.

Мин үземнең гаиләгә дә, башкаларга да битлекләр тегеп бирдем. Безнең даруханәләрдә дә беткәне булмады. Кытай студентлары күпләп сатып алып Кытайга җибәргәннәр дип сөйләделәр. Бездә ул Кытай студентлары бик күп. Февраль аенда каникулдан соң Минскига кайткач, аларның күбесен ике атнага шифаханәгә яптылар. Чит илдән килгән башкалар белән дә шулай эшләсәләр, коронавирус ул кадәр таралмаган да булыр иде. Беларусның Италия белән уртак ширкәтләре бик күп бит. Косметика, аяк киеме белән бәйле уртак оешмалар шактый. Аннан кайтучылар да бик күп чир йоктырдылар.

— Хастаханәләдә табибларга саклану чаралары җитәме, бу хакта сөйлиләрме?

— Бездә хастаханәләр Совет берлегеннән калган. Аларның берсен дә япмаганнар, зур-зур комплекслар. Табиблар яхшы эшли.

Иң беренче коронавирус белән чирләп чыккан эшкуар компьютер томографияләре алып бирде. Лукашенко үпкәне ясалма җилләтүдән әллә ни файда юк, мөмкин булганнар компьютер томографиясе алып бирегез дип сорады. Компьютер диагностика җиһазлары моңа кадәр түләүле медицина үзәкләрендә генә иде. Хәзер һәр районда берне булса да булдырырга диделәр.

Бездә хәйрия эшләре бик актив бара. Мин үзем дә табибларга ашарга пешерүче бер чәйханәгә акча бирдем. Алар табибларга кайнар аш пешереп илтә. Бик күп кеше акча җибәрә.

— Изоляция булмагач, мәчетләр ачыктыр?

— Юк, Мински җәмигъ мәчете март азагыннан бирле җомга намазларын уздырмый. Рамазан аенда ифтарлар да оештырмыйлар. Намазны бит мөселманнар бер-берсенә якын килеп укый, шуңа авыру йоктырмас өчен ябарга булганнардыр. Имамга сәдакаларны биргәлибез, ярдәм итәргә тырышабыз. Кешеләр ярдәм итәргә ашкына. Күңел сөенә.

Малаем белән укыган бер баланың әнисе чирне чиркәүдә йоктырган. Ул элек шәфкать туташы булып эшләгән иде, коронавирус килеп чыккач, бик курыкты, паникага бирелде. Шуның өчен Ходайдан сорарга дип төн уздырырга чиркәүгә барган да чир алып кайткан. Кешене куркыту ярамый, ул зыянга гына була бит.

— Беларуста теләгәннәр коронавируска тест уза аламы?

— Юк, табиб юлламасы булса гына узарга мөмкин. Компьютер томографиясе белән дә шундый ук хәл.

Менә 38 яшьлек егетнең үлеме күңелне төшерде әле. Әтисе элек полициядә эшләгән, хәзер чиркәүдә хезмәт итә икән. Чирне улына да йоктырган. Ата кешене хәрбиләр хастаханәсенә салганнар да ул дәваланып чыккан, ә улы өч атна чирләп яткан да үлгән.

— Телевидениедә коронавирус турында сөйлиләрме? Сезнеңчә, дөрес сөйлиләрме?

— Сөйлиләр. Әмма чагыштырып сөйлиләр. Савыгып чыгучылар белән таныштырудан башлыйлар. Шуннан соң коронавируска ничә кешегә тест ясалуын һәм аның күпмесе раслануын әйтәләр. Үлүчеләрне әйткәндә авыруларның нинди өстәмә чирләре булуын сөйлиләр. Бездә Русия телевидениесендә кебек куркытмыйлар.

Лукашенко бик тынычландыра, паникага бирелмәскә чакыра. Шуңа мин аны хөрмәт итә башладым.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG